Дин / Төп яңалык

Күрәзәчеләр төрле күңел­сезлекләрдән саклый аламы?

Күрәзәчеләр төрле күңел­сезлекләрдән саклый аламы?

Багучыга барма, башыңа бәла алма, дисәләр дә, бу хезмәт бүгенге замана кешесендә дә кызыксыну уята. Кызлар – егет эзләп, хатыннар – гаилә иминлеген кайгыртып, авырулар шифа табарга тырышып, күрәзәчеләр, экстрасенслар һәм үзләрен тагын әллә нинди исемнәрдә тәкъдим иткән бер белмәгән, ят кешеләр янына чыгып китә.

Тормышны тиз арада үзгәртәсе, үткәннәрне онытасы, киләчәкне яхшыртасы килә. Адәм баласының башында мең төрле уй, өмет-хыял… Тик могҗизага ышанырга кирәкме икән? Күңелдәге икеле-микеле, шикле уйларны таратырга теләп, Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмә кордык.

– Равил хәзрәт, дингә ышанучы кеше багучыга барырга мөмкинме?

– Без – мөселманнар. Мөселман бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә ышана, яхшылык та, яманлык та аннан гына икәненә шикләнми. Бу дөньяда Аллаһының рөхсәтеннән башка, бер яфрак та төшми. Аллаһы Тәгалә, нинди генә авырлык, кайгы-хәсрәт, бәла-каза килсә дә, ул сезнең үз кулыгыз белән эшләгән гамәлләр аркасында, дип, Коръән аша аңлаткан. Шуңа күрә кеше, иң беренче итеп, сәбәпне үзеннән эзләргә, тәүбәгә килергә тиеш. Кайберәүләр гөнаһсыз сабыйлар да авыру булып туа, аларның нинди гаебе бар, дип сорый. Бу да – Алла­һы Тәгаләнең бер хикмәте, ул кеше­ләрне сәламәтлек белән дә сыный. Иманлы кеше моны Алла­һыдан дип кабул итә икән, аңа кыямәт көнендә бик зур әҗер-савап була. Шуңа күрә һәрнәрсәгә ике дөнья күзле­геннән чыгып карарга кирәк.

– Күрәзәчеләр төрле күңел­сезлекләрдән йолып кала аламы?

– Иманы зәгыйфь кеше кү­рә­зә­чегә китә. Яшерен әйберне, килә­чәкне бер Аллаһы Тәгалә белә. Кү­рәзәчеләр җен аша эш итә, шуның белән элемтәгә кереп, нидер әй­тергә тырыша. Бу гамәл дин буенча тыелган. Мөселманга иманны какшатучы мондый вәсвәсә­ләрдән ераграк торырга, сакланырга ки­рәк.

– Кайбер массакүләм мәгъ­лүмат чараларында да экстра­сенсларның телефоннарын, ад­ресларын күрсәткән язмалар чыга. Бу шулай ук кешене их­тыяри-мәҗбүри шуңа этәрү түгелме?

– Әйе, кызганыч, шундый рек­лама алып барыла. Шуңа чакыру, өндәү шикелле дә килеп чыга. Бу да дин буенча тыелган. Ул “белгеч”­ләрнең күбесе алдау-йолдау юлы белән акча эшли. Безнең халык беркатлы, самими, им-томнарга да, хәтта йолдызнамәгә дә ышана. Йолдызнамә укып, план коручылар, сәфәргә чыгучылар яки куркыныч язганнар, дип чыкмый калучылар бар. Ул юраулар мең тапкыр килеп чыкмый икән, аңа әһәмият бирелми. Ә бер мәртәбә туры килсә, кара әле, дөрес бит, дип чын күңелдән ышаналар. Ул хорафатлар тора-бара кешенең акылын томалый. Шуңа күрә дин андый әйберләр белән мавыгудан тыя. Ырым-шырымнарга ислам дине генә түгел, башка диннәр дә каршы.

– Ырымнардан тыш, бозым ише куркыныч нәрсәләр дә бар бит…

– Шәригать кануннарын үтәгән кеше уйлап эшләнмәгән гамәл­ләрдән ерак тора. Кайчакта байлар да, алдакчылар кулына эләгеп, мал-мөлкәтеннән коры кала. Шуны эшләп бирәм, моны эшләп бирәм, байлыгың артыр, эшеңдә дәрәҗә­ләргә ирешерсең, башта акчаңны түлә, дип башны әйләндерүчеләр күп. Җен катнашында эшләнгән андый багулар яхшылыкка китерми. Кайберсе бүтән кешегә карамасын, өйләнә алмасын, дип иренә бозым сала. Дус кызларына, көн­дәш­ләренә каршы сихер кулланучылар да бар. Бу – зур гөнаһ. Башкаларга бәхетсезлек китергән кеше үзе дә рәхәт күрми. Рәнҗү бөтен нәселенә төшәргә мөмкин. Бозым салучыга ахирәттә Аллаһының газабы тагын да катырак.

– Кимсетелгән, кыерсытылган кешенең догасы беренче кабул була диләр…

– Әйе, бер хәдистә: ”Рәнҗе­телгән кеше белән Аллаһы Тәгалә арасында пәрдә булмас, ул аның догасын турыдан-туры кабул итәр”, – диелгән. Кеше рәнҗеше – бик куркыныч нәрсә. Пәйгамбәребез үзе­нең сәхабәләрен дә, кеше рәнҗе­түдән сакланыгыз, дип еш кисәткән. Бу бөтенебезгә дә кагыла. Шул ук вакытта җитәкчеләргә дә. Җитәкче булу – зур җаваплылык. Ул кул астында эшләүче хезмәткәрләр белән гадел эш итәргә тиеш. Кешене нахакка рәнҗетсә, тиешле акчасын түләмәсә, эшләтеп тә, урамга куып чыгарса, аның азагы яхшы булмаячак. Кеше малын талаучыларны да каты җәза көтә.

– Яңа ел тирәсендә могҗизага ышанучылар тагын да арта. Те­ләгеңне кәгазьгә язып, аны яндырып, көлен чәркәдәге шәраб­кә салып эчсәң, хыялың күз ачып йомганчы тормышка аша, дигән ырымны ишеткәнегез бармы икән?

– Андый нәрсәне ишеткәнем дә юк, белмим дә. Теләгеңнең тормышка ашуын Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Пәйгамбәребез догалар кабул була торган вакытларны да билгеләде. Азан белән камәт арасында, күңел тулганда, җомга көнне, сәфәрдә, кадер кичәсендә һәм башка вакытларда кылынган догаларның кабул булу ихтималы зуррак. Кеше үзе уйлап чыгарган нәрсәләр дә бар. Бер аякта басып торган килеш дога кылу дөрес икән, дип сөйләп йөрүчеләр дә була. Адәм баласы фантазиягә бай.

– Ә күрәзәчегә барсаң да, исерткеч эчемлек эчсәң дә, укыган намазың 40 көн дәвамында кабул булмый, дигән сүзләр дөресме?

– Әйе, Пәйгамбәребезнең андый хәдисе бар. Кайбер галимнәр, багучылык турындагы язмаларны уку, тапшыруларны карау да – шул хөкемдә, диләр. Ышанмыйча гына карадым, дип әйтү дә гамәлеңне акламый. Хәмер эчкән кешенең дә намазы өчен кырык көн буе савап язылмый. Кеше җаны тыныч булмаганлыктан да күрә­зәче­ләргә чыгып китә. Җанны тынычландыра торган нәрсә – намаз. Аннан соң дога кылып, сорасаң, Аллаһы Тәгалә җавапсыз калдырмый. Намаздан тыш, төнлә йокларга ятканда да, таң атканда да, теләсә кайчан, Раббым, ярдәм ит, эшләрем­не уңышлы кыл, дип сорарга кирәк. Хәтта дога укый белмәсәң дә, сора, Аллаһыга чын күңелдән мө­рәҗәгать ит! Ихласлык ул – үзе дога.

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 191, 28.12.2018/)

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!

1комментарий

сначала новые
по рейтингу сначала новые по хронологии
1
мунира

“Курэзэчелэр женнэр аша эш итэ “-дип ялгышасыз хэзрэт .Ялгышасыз……Бар курэзэченедэ бер калыпка салырга кирэкми ….