Татарстан юлында һәлакәт. Ике кеше имгәнә,бер хатын-кыз һәлак була [видео]

-- Алина

2 гыйнвар Татарстан юлында һәлакәттә 59 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га шаһитлар хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Казан – Оренбург юлының Чистай районы өлешендә көн уртасында «Тойота Камри” һәм “Киа Сид” һәлакәткә юлыккан.

Урынга 67нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре килеп, машиналарның аккумуляторларын сүндергән. Җимерелгән «Тойота»дан кысылган пассажирны алганнар. Ир-атны чыгару өчен машинаның уңъяк ишеген гидравлик корал ярдәмендә кискәннәр. Бу хакта Чистай янгын-сүндерү гарнизоны җитәкчесе Артем Кипров хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә «Киа” машина йөртүче 59 яшьлек хатын-кыз үлгән.

Корея машинасы пассажирын хастаханәгә озатканнар.

Һәлакәт аркасында юлда бөке хасил булган. Янгын чыкмасын өчен юлда түгелгән ягулыкны юдырганнар.

 

 

Чыганак һәм видео: tatar-inform

Бәйле