Иртәгә безне нинди һава торышы көтә?

-- Алина

Иртәгә, 3 гыйнварда, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан, пыскак кар һәм бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктә аязучан болытлы һава торышы саклана. Бераз кар явачак.

Татарстанда төнлә — 13 градус булачак. Көндез һава температурасы -4…-9 градус фаразлана.

 

 

 

 

tatar-inform

Бәйле