Татарстанда алдагы көннәргә һава торышы билгеле

-- Лэйсирэ

5 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы, кар, иртән һәм көндез урыны белән көчле кар явачак. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә җил көньяк-көнчыгыштан, талгын исәчәк, көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитә. Төнлә -8..-13, көндез -4..-9 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык, кар көртләре хасил булачак.

6 гыйнварда шулай ук болытлы, көндез аязучан болытлы һава була. Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле кар явачак, кайбер районнарда буран була. Көндез күпчелек районнарда кар явуы көтелә.

Җил төнлә һәм иртән көньяк-көнчыгыштан, талгын, көндез төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә һәм көндез -3..-8, көнбатыш районнарда -12 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана, дип хәбәр итә синоптиклар.

Чыганак: tatar-inform

Фото: https://pixabay.com

Бәйле