Казан урамында машина түбәсенә әйләнеп каплана

-- Алина

Казан үзәгендә әйләнеп түбәсенә капланган автомобильне шаһитлар видеога төшереп алган. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Вакыйга кичә,  3 гыйнвар, Киров дамбасында булган.

Автомобиль юлдан очып чыккан. Җәяүлеләр чыга торган урын янында түбәсенә капланган җиңел машина ятуы видео кадрларында күренә.

Авария сәбәпләре ачыклана.

 

 

 

tatar-inform

Бәйле