«Әлегә операция ясамаячакбыз». Йорт җимерекләре астында исән калган 10 айлык Ваня ни хәлдә?

-- Лэйсирэ

Магнитогорск фаҗигасендә каза күргән ун айлык Ваня Фокинның язмышы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Билгеле булуынча, нарасыйны Мәскәү дәваханәсенә китерделәр. Балалар табибы Лернид Рошаль аның хәле турында түбәндәгеләрне җиткерде, дип яза Кызыл таң.

— Әлегә операция ясамаячакбыз. Баланың өшегән җирләре бар, шуларны дәваларга кирәк. Ашыгырга ярамый, бу аның хәле начараюга китерергә мөмкин. Бик сак кына алга барабыз, — дигән ул.

Бер тәүлек буена җимерекләр астында салкында яткан Ваняның баш мие зыян күрмәгән, ләкин аяклары нык өшегән. Берсен ампутацияләргә дә туры килер, дигәннәр иде.

Фото: Газета.ру

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий