Халык язучысы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат

-- Лэйсирэ

4 гыйнвар Татарстанның халык язучысы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат булды. Бу хактагы мәгълүматны Татарстан Язучылар берлегенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт раслады. Ул Мөсәгыйть Хәбибуллинның озак еллар авырып ятуы турында әйтте.

Мөсәгыйть Хәбибуллинга 25 декабрьдә 91 яшь тулды.

“Хәзер аны озату мәшәкатьләре белән йөрибез. Самосырово зиратына җирләнәчәк. Мөгаен, Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубыннан озатырбыз”, — диде Рәмис Аймәт.

Мәрхүм белән хушлашу бүген 11.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында булачак.

Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 де¬кабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин рай¬оны Габдрахман авылында туа. М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары.

«Кубрат хан» романы өчен М.Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Рес-публикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Фото: tatkniga.ru

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Бәйле