Казан мэры Илсур Ментшинның улы кызларны кастингка дәшә. Җиңүче аның «сөйгән кызы» була

-- Лэйсирэ

Казан мэры улы Таһир Метшин Инстаграмында бәйге турында язып чыккан. «Хыяллар командасы» фильмында аның сөйгән кызы ролен башкару өчен кастинг узачак. Хәтерләсәгез, Илсур Метшинның улы үзе әлеге фильмда Артур исемле ат чабышчысы ролен уйный.

Бәйгедә катнашырга теләүче туташлар купальниклар киеп төшкән фотоларын 7 гыйнварга кадәр #агатаизкомандымечты хештегы белән юлларга тиеш, дип яза kazancat.ru.

Нәтиҗәләр 9 гыйнварда игълан ителәчәк.

«Бу эпизодик роль булачак, әмма бик матур», ди фильм турында режиссерларының берсе Филипп Абрютин.

Фото: Бизнес онлайн
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий