Гарәп Әмирлекләрендәге атаклы Шәңгәрәевләр гаиләсенең җаны — Мәрьям Шәңгәрәева ишле гаилә серләрен ача. [ИНТЕРВЬЮ]

-- Гузель

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәгән Исмәгыйль Шәңгәрәевны белмәгән кеше юктыр, ә менә аның тормыш иптәше, 11 бала әнисе, 10 онык әбисе Мәрьям Шәңгәрәева – күпләргә ачылмаган сер булып кала. 

– Мәрьям апа! Сез тумышыгыз белән кайдан? Әти-әниегез кем?

– Чыгышым белән мин Үзбәкестаннан, шунда туып 17 ел яшәдем. Әтием – Шахмамедов Әнвәр, Үзбәкстан кешесе, әнием – Шахмамедова Фирдәүсә, Казаннан. Гаиләдә алты бала үстек. Кияүгә  17 яшьтә чыктым. Әти-әнием 1997 елдан бирле Казанда, Мирный бистәсендә яшиләр.

– Рәшидә абыстай оныгы булуы авырмы?

– Юк авыр түгел, күңеллерәктер. Мин аның беренче кызы Фирдәүеснең беренче кызы булам инде. Минем дәү әниемнең алты баласы булган: Фирдәүес, Рабига апа, Рәмзия апа, Исламия апа, Рушания апа, Госман хәзрәт. Әбием биш кыз  һәм бер малай үстергән. Ул елга бер мәртәбә кунакка килә иде Үзбәкстанга. Безгә килгәч, гел үзенең үгет-нәсихәтләрен калдырып китә иде безгә: Намазлы булыгыз һәм икенче күрешкәндә менә шушы догаларны яттан белегез, – дип биремнәр калдырып китер иде. Соңыннан имтихан алыр иде дә Машалла, дип әйтер иде. Киләсе очрашуга кабат бирем калдырып китә иде…

– Ирегез белән кайда, ничек таныштыгыз?

– Ирем белән Казанда туганнар таныштырды. Үзбәкстанда мәктәпне тәмамлагач, 1991 елда, Казан дәүләт педагогика институтына инглиз-гарәп телләре бүлегенә укырга керергә, дип килдем. Бөтен документларымны тапшырдым да Бөгелмә шәһәрендәге апаларга куннакка киттем. Аннан Бөгелмәдәге әниемнең сеңлесе – Рабига абыстай һәм ире – Сөләйман хәзрәт белән Оренбург өязе Богырыслан шәһәрендәге туганнарга кунакка юл тоттык. Шунда Исмәгыйль абыең белән таныштырдылар. Бер айдан соң инде кияүгә чыктым. Исмәгыйль кунаклар өчен туйга бер самолет яллап алды. Шул самолетта Богырыслан, Ульян, Самара, Мәскәү, Татарстан, Башкортостан якларыннан кунаклар бөтенесе туй мәҗлесенә Самарадан Ташкентка очтылар. Гөрләтеп Чирчик шәһәрендә 500 кешелек туй уздырдык. Никахны Сөләйман һәм Госман хәзрәтләр укыды. Шундый онытылмас мизгелләрдән соң, мин Шәңгәрәева булдым. Ун ел Богырыслан шәһәрендә яшәдек, шуннан соң Мәскәүдә тормыш иттек, хәзер инде 2006 нчы елдан бирле Берләшкән гарәп Әмирлекләрендә яшибез.

– Әниләреннән ятим булып калган балаларны якын итеп кабул иткәнсез. Үз балаларыгыз тугач, тәрбия өлкәсендә каршылыклар булмадымы?

– Тәрбия өлкәсендә каршылыклар булмады. Исмәгыйльнең олы апасы – Рәйсә алдан ук җайлап, балалар белән үтемле итеп сөйләшкән, аңлаткан: “Әниегез мәрхүмә, шуңа күрә әтиегез икенче әни ала сезгә”, – дип. Аллага шөкер, шуннан бирле “әни” дип йөрттеләр. Әлхәмдулилләх, ирем дә бөтен тормышны берсулышта, яхшы итеп алып барды, балаларга да, миңа да авырлык төшмәде. Бер баланы икенчесеннән аерырга вакыт та булмады, килем-китем(кунак) мәшакате күп булды. Андый вак-төяк проблемалар булмады, шөкер.

– Бала тәрбияләүдә сез нәрсәгә өстенлек бирәсез?

– Әлбәттә, дини тәрбиягә өстенлек бирелә. Балаларны шәригать кануннары буенча тәрбиялибез.

– Балаларыгыз ничә яшьтән намаз укый башлый?

– Аңлый башлагач. Ә болай 2-3 яшьтән үзләре басалар намазга. Күреп үсә бит ул аны.

Күрүемчә, монда гарәп хатын-кызлары ашыкмыйлар, алар салмак, җайлап кына яшәүгә күнеккән, шикелле. Бу нәрсә белән бәйле?

–Дини тормыш белән. Без андый тормышка өйрәнәбез, ә аларның балачактан ук гадәтләренә кергән инде андый тормыш. Шуна күрә алар ашыкмыйлар, дулкынланмыйлар, чөнки иманнары нык, бөтен эшне Ходайга тапшыралар, язмыш алдан язылган, дип кенә карыйлар. Рәсәйдәге халык эшләренең унышлы булуы алардан гына, аларның тиз эшләүләреннән генә тора дип фикер йөртәләр, шуңа күрә ашыгалар, кабаланалар… Ә мондагы халык эшен Ходайга тапшыра… җитешмәсәләр дә исләре китми. Ходайдан шулай хәерлерәктер, дип тыныч кына уйлап куялар. Аларның да бардыр инде авырлыклары, безгә генә бер проблемасыз, ашыкмыйча йөриләр кебек тоеладыр… Тыштан гына күренми безнең мәшәкать аларга, аларныкы безгә. Тормышта бар нәрсәгә күнегәсең, күнегергә кирәк тә.

– Барлык баларыгыз бер-берсен хөрмәт итәләр… олысын – олы итеп, кечесен – кече итеп күрәләр, тәүфыйклы вә иманлы балалар булып үссеннәр өчен, нинди тәрбия алымлнары кулландыгыз? Ишле гаиләне бердәм итеп туплау өчен нишләргә кирәк?

–Беренчедән, балалар өчен син үзең үрнәк булырга тиеш. Ата-ана өйдә нинди – балалар шуны сеңдереп үсә һәм киләчәктә сине кабатлый. Юкка гына “Бала оясында ни күрсә, очканда шуны күрсәтер” дигән мәкаль яшәми халыкта. Икенчедән, өйрәтәсең инде бу – абыең синең дип, монысы апаң, энең, сеңлең, дисең. Ирем белән Һәрвакыт балалар бер-берсенә абыем-апам, энем-сеңлем диеп дәшсен, дип өйрәтәбез. Мөһим түгел: бер елга олыракмы яисә бер айгамы, йә бер генә көнгәме. Бу синең абыең, аны хөрмәт итәргә, тыңларга, аңа кашы дәшмәскә, кычкырмаска, өлкәннәр белән талашмаска кирәк, дибез. Бу татарда өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән эшләнелә торган, язылмаган канун дип әйтәсем килә.

– Менә карап торам: тыңламасаң хәзер абыең белән апаңа әйтәм дисез, балалар куркалар һәм шунда ук рәткә киләләр бер шул гади сүздән. Нәрсә белән бәйле бу?

–Белмим. Күрәсең, бер-берсе белән күбрәк аралашалар, сөйләшәләр һәм үтемле итеп аңлаталардыр яшьләр (көлә). Әмма әйткәлим шулай – монысы хак.

– Ирегез тәрбия эшендә ни рәвешле катнаша?

–Тәрбия әти ягыннан бик нык бара. Күп нечкәлекләрне тәрбия өлкәсендә мин иремнән өйрәндем. Эштә булганда шалтыратып сораша: балалар нәрсә әшли, нәрсә белән шөгельләнәләр, татарча сөйләшәләрме, дип күздән ычкынрмый. Олы балалар белән  –  олыларча, сабыйлар белән – сабый телендә әңгәмә кора. Рәхәтләнеп кечкенә балалар белән уйнап та утыра әле. Аның үз ысуллары. Мәсәлән, җомга көнне, барыбыз җыелгач, ул безгә әдәп, әхлак дәресләре бирә: ничек сөйләшергә, кешеләр алдында үзеңне ничек тотарга, ничек тормыш алып барырга. 

– Балаларыгыз нинди мәктәптә укыдылар, укыйлар? Нинди югары уку йортларын тәмамладылар? Тел белән кыенлыклар тумыймы?

–Хәдия, Җәлил, Мөхәммәд, Кәүсәрия чит ил мәктәпләрен, Ислам белән Мөслимә Мәскәү мәктәбен тәмамладылар. Ә башкалары үзебезнең янда Расельхайм әмирлегендә урнашкан мәктәптә укыйлар әле. Кызлардан кала бөтен улларым өчен югары уку йорты ул – әтиләре инде, әтисенең эшләре. Олы кызым читтән торып, Мәскәү университетын тәмамлады, экономист. Ә кечесе Шарджа әмирлегендә менеджмент юнәлешен сайлады, әлегә шунда укый.

Балаларыгыз ничә тел белә?

– Дүрт тел беләләр: татар, рус, инглиз, гарәп телләрен.

– Алар өчен татар теле нәрсәгә кирәк дип уйлыйсыз?

– Үзен хөрмәт иткән һәр кеше ана телен белергә тиеш. Татар теле – ана теле ул. Шуңа күрә алар телебезне, буыннан буынга килгән гореф-гадәтләребезне, йолаларны белергә тиеш. Мин –  милләт анасы! Шуңа күрә  җәмгыятькә, татар халкыма тугры, динле, нык иманлы, дәүләтебезгә файда китерә торган тәүфыйклы балалар үстерергә тырышабыз. Милләтне телсез саклап калып булмый. Шуңа күрә татар телен онытмыйк, дуслар!

– Кием мәсьәләсенә килгәндә, сезгә нинди стиль якынрак: гарәп стилеме, яисә татарныкымы?

– Икесе дә якын. Элек-электән иң мөһиме хатын-кызның гәүдәсе капланган булырга тиеш. Библиядә дә әйтелгән бу хакта, коръәндә бигрәк тә. Гарәп илендә урамда артык күзгә бәрелмәс өчен кара күлмәк киям. Ә инде Рәсәйдә мин татарларыбызга хас тыныч-якты төстәге күлмәк киергә тырышам. Аерма шунда гына.

– Балаларыгыз үсеп беткәч, аларның читкә китүләренә, яшәүләренә ничек карыйсыз? Ничә балагыз аерым бер гаилә булып яши, кайда?

– Яхшы карыйм. Насыйп ярларын табып аерым тора башлыйлар икән – без шат кына. Өч балам тормыш корып, гаиләләре белән аерым яши. Кызым Мөслимә ире һәм дүрт баласы белән Мәскәүдә яши. Ислам һәм Җәлил улларым гаиләләре белән Аджман әмирлегендә үз фатирларында торалар.

– Балага исем сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсез?

–Чын мөселман исеме булырга тиеш. Безнең балаларның бөтенесендә иске татар исемнәре, ә иске татар исемнәре алар барысы да коръәндә язылган. Балага нинди исем кушсаң – тормышы шундый була. Безнең бурыч – балага мәгънәле исем бирү. Бездә балаларга исемне минем белән киңәшләшеп, Исмәгыйл абыегыз сайлый.

– Мәрьям апа, ничек итеп инсафлы, анасына да, җәмгыятькә дә, киләчәк буыннарга да сөенеч китерә торган бала тәрбияләргә мөмкин?

– Иң беренче чиратта сабырлык кирәк. Баланы ачуланганда, ул үз хаталарын аңламый да, аңларга теләми дә. Чүгәләп, янына утырып, тыныч кына аңлата белергә кирәк. Психология ягыннан карасаң да, пәйгамбәребезнең сөннәте буенча да баланы җиде яшькә кадәр ачуланырга, аңа сугарга, кыйнарга, әрләргә ярамый. Коръәндә язылган бу хакта. Тиккә әйтмиләр бит: “Психология – развернутая книга ислама”, – дип. Бер көнне балам Ибраһим әйтә: Әнкәй, син беләсеңме, мелатонин гармоны кешенең организмында кичке 21.00 сәгатьтән 2.00 кадәр барлыкка килә икән, ди. Бу нәрсәне аңлата? Медицина белән дин бик нык бәйләнештә тора һәм алар арасында каршылыклар юк дигән сүз. Пәйгамбәребезнең сөннәте бар:  ястү намазын укыгач, ятып йокларга дигән. Күпчелек белә, әмма дөрес итеп үтәмибез. Ә шәригать кануннары буенча тәрбия барса, бу шартлар бөтенесе дә үтәлә: балаң инсафлы да, анасына да, җәмгыятькә дә сөенеч китерә торган була.

– Бүгенге көндә Татарстанда тел мәсъәләсе ата-ана ихтыярында калды. Татарстанда да кайбер татар гаиләләре ана телен кирәксенмичә, укытуда рус телен сайладылар. Бу хакта сезнең фикерегез нинди?

– Безнең балалар өчен татар телендә мәгълүмат кабул итү авыррак, чөнки балачактан ишетеп үсмиләр татар телен. Шуңа күрә башка фәннәр белән берьюлы татар телен дә өйрәнсәләр яхшы булыр иде үзләренә. Әмма мәктәп дәресләре генә җитми, гаиләдән башларга кирәк туган телне өйрәнүне. Үземне дә әти-әниләр өйдә татарча сөйләшегез, дип үстерделәр. Без дә үзебезнең балаларга өйдә татарча сөйләшегез дигән таләп куябыз. Өйдә татар телендә генә аралашканга күрә, балаларыбыз ана телен онытмыйлар.

– Катнаш никахларга мөнәсәбәтегез нинди? Балаларыгызның чит милләт кешесе белән гаилә коруына риза булыр идегезме?

–Тискәре. Мин моңа каршы. Тормышыңны үз милләт кешесе белән бәйләргә кирәк. Динебез Ислам нинди чиста, пакь, дөрес дин бит! Ислам динендә булса, кайбер очракларда ризалашыр идем дә, әмма киләчәгеңне, якыннарыңны күздән кичереп, барысын да алдан уйлап эшләргә кирәк. Гаиләле балаларым әлегә бөтенесе татар кешеләренә өйләнделәр, кияүгә чыктылар. Иншаалла, алга таба да шулай булыр!

– Татарстандагы татарларга нинди теләктә Сез?

–Балаларыгызны татарча сөйләшергә өйрәтергә тырышыгыз. Якын булыгыз аларга. Эш артыннан гына кумыйча, ким дигәндә ике сәгать вакытыгызны балага гына багышлагыз. Чөнки  берни дә эзсез калмый. Соңыннан үкенерлек булмасын!

Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

 

Әңгәмәдәш – Алсу Җиһаншина, 

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Дубай

 

Бәйле