«Авыру балалары булган әниләр югалып калмасын. Сабыйны ничек бар, шулай кабул итсен­нәр иде» [гыйбрәт]

-- Алина

Яшел Үзәндә яшәүче 14 яшьлек Камил Корбанов – күп яшьтәшләренә үрнәк. Гади генә малай түгел ул, ирешкән уңышларын санап бетермәслек. Әнисе Альбина бәйгеләрдә җиңгән өчен бирелгән диплом-грамоталарны зур папкаларга да сыйдыра алмый икән.

– Улыбыз авыру булып тугач, мин язмышым белән килештем. Башта бер генә уй иде – Камилнең туганнары күп булырга тиеш! Мин шуны максат итеп яшәдем. Камил бәләкәй вактытта төп игътибарымны аңа бирдем. ДЦП диагнозын да куркып кабул итмәдем. Ничек тә яшәрбез, тырышырбыз дип өмет­ләндем. Балам берни эшли алмый иде. Үрмәләми дә, йөрми дә. Ниш­ләргә кирәк соң? Мин аңа гел китап укыдым. Ә ул тыңлап утыра иде, – дип сөйли әнисе Альбина. – Шул укуларым бушка китмәгән. 2 яшен­дә улым зур шигырьләрне яттан сөйли иде. Хәзер икенче балам бе­лән чагыштырып карыйм. Ми­ләү­шә ул вакытта ике сүз белән ген­ә җөмлә төзи иде. Бар белгәне: “Әни, бир”, “Әни, ал”, – булды. Ка­мил­нең сөйләм теле көннән-көн үсте. Мин аны төрле бәйгеләргә йөртә башладым. Сәламәтлек турында да онытмадык. Гел дәва­ла­дык, ике тапкыр аякларына катлаулы операция кичерде. Әле Алла боерса, тагын берне ясатасыбыз бар.

Камил сигез яшендә мәктәпкә бара. Сыйныфташлары аны ярата, якын итә. Шөкер, үзе йөри ала.

– Алгебра белән геометрияне өнәп бетерми. Шул фәннәрдән артка кала да инде. Калганнары гел “4” белән “5” кенә. Бәйгеләрдә яратып катнаша. Оста итеп сөйләгәнен яраталар. Гел яхшы урыннар ала. Аны махсус өйрәтеп утыручы юк. Кайчак мин төзәткәләп куям. Камилнең бу тырышлыгын мәктәп­тә дә күрәләр. Укытучылар гел мактап тора үзен. Ул да аларны ярата. Укырга бик теләп йөри, – ди әнисе.

Альбинаның зур гаилә турындагы хыялы чынга аша. Сабыйлары хәзер өчәү. Камилнең сеңлесе Миләүшәгә – 8 яшь, кечкенә Әмиргә – алты ай гына.

– Балалар гел бергә. Миләүшә белән Камил аеруча дус. Менә Әмир дә үсеп җиткәч, бер-берсенә ныклы терәк булырлар әле, – ди Альбина.

– Авыру балалары булган әниләр югалып калмасын. Сабыйны ничек бар, шулай кабул итсен­нәр. Әгәр бала синең җылыңны тойса, әти-әнисенә кирәклеген си­зсә, анда яшәү теләге тагын да арта. Минем балам авыру, димәгез. Аның нәрсәгә сәләтле икәнен тикшереп карагыз. Менә бит, улыма вакыт узсын дип китап укып кына да, хәзер зур уңышларга ирешәбез. Бер бәйгедә җиңеп чыксак, Мәс­кәүгә дә бару мөмкинлеге булачак.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан

Бәйле