Татарстанда эшсезләр арта

-- Гузель

9 гыйнварга Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 10 236 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 30 кешегә күбрәк, дип хәбәр итә хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте. 

Хисап атнасында 333 татарстанлы эшсез дип танылган булса, эш бирүчеләр 2 421 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. 31 граждан оешма бетерелү яки хезмәт штаты кыскаруга бәйле рәвештә эшсез калган.

mtsz.tatarstan.ru
фото: www.aif.ru

Бәйле