Казанда троллейбус җиңел машинаны бәрдереп, автобуска бәрелә

-- Алина

Казанда троллейбус җиңел машинаны бәрдереп, автобуска бәрелде, дип хәбәр итетеләр «Татар-информ»га Казан Дәүләт Автоинспекциясендә.

«9 гыйнвар 17.48 сәгатьтә Мәскәү урамында урнашкан 64нче йорт каршында троллейбус йөртүче, башлангыч мәгълүматлар буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм «Шкода Октавия» автомобиленә бәрелгән”, – дип сөйләделәр шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә.

Шуннан соң троллейбус каршы як полосага чыгып, “НефАЗ” автобусына бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә Кызыл автобусның 41 яшьлек пассажиры зыян күргән.

 

 

 

 

tatar-inform

Бәйле