Русиядә 80 яше тулган пенсионерларга түләнелүче өстәмә акча күләме артты

-- Гузель

//Татар тудей//

Яңа елдан 80 яше тулган пенсионерлар 5 334 сум күләмендә өстәмә акча ала башлый. Бу узган ел белән чагыштырганда 400 сумга күбрәк, дип хәбәр итә «Россиская газета.Ру» сайты.

Алдан рәсмиләштерелгән булса, өстәмә түләүләрне яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак. Үзгәрешләр картлык буенча иминият пенсиясе алучыларга гына кагыла.

Моннан тыш, пенсионерларны караучы эшкә сәләтле эшләмәүче гражданнарга ай саен 1 200 сум күләмендә өстәмә түләү каралган (кайбер төбәкләрендә күбрәк булырга мөмкин). Бу сумма, пенсионерның нинди яшьтә булуына карамастан, пенсиясенә өстәлеп килә. Аны караучы кеше туганы да булмаска, бергә дә яшәмәскә дә мөмкин.

https://rg.ru/
фото:https://kubnews.ru/

Бәйле