Татарстанда туучылар саны һәм елның популяр исемнәре билгеле

-- Гузель

2018 елда Татарстанда туучылар үлүчеләр санына караганда 2021гә күберәк. Узан елда 46 793 туу турында һәм 44 772 үлем турында акт төзелгән. Мондый динамика сигезенче ел рәттән саклана, дип хәбәр итә гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе матбугат хезмәте. 

Яңа туган балаларның гомуми саныннан: 23960 (51,2%) — малайлар һәм 22833 (48,8%) — кызлар. Республиканың 556 гаиләсендә игезәкләр, ә 11 гаиләдә өч игез бала туган.

2018 елда туучы балаларның гомуми саныннан 18357 (39,2%) — беренче, 19458 (41,6%) — икенче, 6990 (14,9%) — өченче, 1988 (4,3%) — дүртенче һәм аннан да күбрәк бала булып дөньяга килгән.

Ата-аналар үз балаларына кушкан иң популяр исемнәр: малайларга — Әмир, Тимур, Артем, Кәрим, Матвей, Кирилл, Марк, Александр, Камил, Егор; кызларга — Ясминә, София, Әминә, Алисә, Арина, Ева, Милана, Виктория, Амелия, Азалия.

 

zags.tatarstan.ru

Бәйле