Хезмәт хакын вакытында түләмәгән директорларны нишләтәләр?

-- Люция

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт хакы буенча бурычлары булган оешма директорларына карата җитди чаралар күреләчәге турында кисәтте. Ул ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында шулай дип әйткән.

«Татар-информ» агентлыгы Алексей Песошин сүзләрен китергән. “Эш хакын вакытында түләмәү аркасында бурычлар арту белән бәйле рәвештә, тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемне легальләштерү буенча муниципаль комиссия рәисләренең игътибарын арттыруын телим”, — диде Хөкүмәт җитәкчесе. Ул предприятие җитәкчеләрен хезмәт хакы буенча бурычларны түләп бетерергә өндәде. “Бурычларын яшерүчеләргә һәм озак вакыт түләмәүчеләргә иң җитди чаралар күрүне сорыйм”, — диде ул.

Алексей Песошин хезмәт хакы вакытында түләнүен контрольдә тотучы органнарга бурычлылар белән эшне җанландырырга кушты. Предприятиеләрдә финанс ягы мөшкел булган очракларны вакытында ачыклау буенча баланс комиссияләре ролен көчәйтүне сорады.

2018 елның гыйнвар-октябрендә республикада уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сумнан арткан. 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 8,4 процент тәшкил итә, дип яза «Татар-информ».

Фото: pixabay.com

Бәйле