криминал / Яңалыклар

Казанда дустының акчасын урлаган өчен 21 яшьлек кызны хөкем иткәннәр

Казанда дустының акчасын урлаган өчен 21 яшьлек кызны хөкем иткәннәр

Казан шәһәренең Идел буе районы прокуратурасы 21 яшьлек кызны, аңа карата кузгатылган җинаять эшендә гаепле, дип тапкан. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд раслаганча, хөкем ителүче хәмер кулланы, Сафиуллин урамындагы бер йортның фатирында үзенең дус кызыннан 15 000 сум акча урлаган. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны 4 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә әле кермәгән.

 

https://16.xn--b1aew.
Фото: https://zakon-pravo.net/
Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!