Икенчегә әни булган Гөлназ Шәрипҗанова гаилә хәлләре белән уртаклаша

-- Гузель

//Гүзәл Гыйбадуллина //Татар тудей//

6 гыйнварда Казанда икенчегә әни-әти булган Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсенең хәлен белештек. Балаларын үзләре карый, ярдәмчеләр алырга җыенмыйлар икән.

Хәлләребез бик яхшы. Минтимер икенче бала булгангадыр инде, үзем дә тыныч, бала да. Холкы белән кемгә охшаганын әлегә әйтеп булмый, әмма йолдызнамә буенча кәҗәмөгез икәне сизелә. Балалар белән безгә беркем дә булышмый, булышучылар кирәкми дә, Илсур белән икебез карыйбыз. Асылбикә дә энесен бик яхшы кабул итте. Кочаклый аны, үбә, «әйдә, уйныйбыз», ди, мәш килә,тик кечкенә икәнен әле аңламый. Кайвакыт Минтимер йоклаган вакытта онытылып китә, аннан энесе бар икәне исенә төшә, үзен тыныч тота, ди Гөлназ.

Традиция буенча, исем ашын гыйнвар ахырында Актанышка кайтып, ике як туганнарын җыеп үткәрергә уйлап торалар икән. Баланы мунча кертеп, чәчен алырга җыеналар.

Иҗатка килгәндә, яңа җырларыбыз бар, әмма әлегә программалар төзибез, концертларга чыгарга әзерләнәбез, дип уртаклашты Гөлназ

Бәйле