«Кызым Кыш бабайдан минем өчен аяк сорады» [гыйбрәтле язмыш]

-- Алина

Моннан дүрт ел элек булган вакыйга Сарман районында гомер итүче Илнур Ханнановны башкача яшәргә өйрәтә. Мотоциклда барганда авариягә очраган егет аяксыз кала. Әмма кызу канлы егетнең тик утырасы килми. Ул хәзер дә хәрәкәттә, үзенең көчле рухлы икәнен исбатларга тырыша.

– Мин кечкенәдән атлар яраттым. Атта чабудан тәм таба идем. Аннары мотоциклда җилдерә башладым. Яшермим, тизлек яратам. Үзем дә – кызу кеше. Фа­җига булган көнне әле дә онытып булмый.  Ул көнне эшкә бардым да, ял сорап, мотоциклыма утырып кайтып киттем. Әлмәт юлында каршыма бер машина килеп чыкты. Шофер мине күрми калды бугай. Ә мин, бәрелмәс өчен, рульне читкә каердым да, мотоциклдан сикереп төшеп калдым. Тизлек зур иде, – дип искә ала Ил­нур. – Миңа бик зур зыян килгән иде. Аягыңа баса алмыйсың, дип әйтүчеләр дә булды. Шул чакта олы йөрәкле табиб, үз эшенең остасы Ирек Бәйрәмов очрады. Мине ташламады ул, операцияне дә үзе ясады. Уң аягымның тездән аскы өлешен кисәргә туры килде.

Илнурның гаиләсе, алма кебек ике баласы бар. Иренең аяксыз калуы хатыны Сиринә өчен дә авыр хәсрәт була. Алты ай буе хастаханәләрдә дәвалангач, бөтен туганнары җыелып, Илнурга 110 мең сумга  протез сатып алалар.

– Аллага шөкер, әкренләп йөрергә өйрәндем. Якыннарым ярдәм итте. Икетуган өч энем кулларында күтәреп йөртте. Мең рәхмәт аларга! Көн саен кулымнан тотып йөрергә өйрәттеләр. Әкренләп атларга өйрәндем.  Сноубордта йөри алмаганыма йөрәгем яна иде. Яраткан шө­гылем бит. Үземә максат куйдым – ничек тә яңадан тактага басарга, дидем. Бик теләсәң, ты­рышсаң була икән ул. Ул чактагы хисләрне аңлатып булмый. Йөрәккә җылы керде. Инде хәзер башкаларны да өйрәтә алачакмын, – ди ул. – Шуннан соң бер кешене дә тыңламаска, йөрәк кушканны эшләргә кирәк дип яши башладым. Авыр чакларымда янәшәмдә хатыным булу, балаларым йөгереп йөрү булышты. Алар да минем кебек тиктормаслар. Әти, әйдә уйныйк, әти, әйдә урамга чыгыйк, дип кенә торалар. Хатынымны да кызгана идем. Балаларга – әти, хатыныма терәк буласым килде. Беренче протез минем тизлеккә чыдамады. Дуслар ярдәме белән тагын берне юнәттек. Эзләнә торгач, яхшырагы, хәрәкәтләнергә уңайлыра­гы барын белдем. Анысы кыйммәт тора, әмма социаль иминиятләштерү фонды аша алырга була, диделәр. Миңа исә шул җитә калды. Алты тапкыр шәхси тернәк­ләндерү программамны (ИПР) үзгәрттем. Шулай кирәк иде. Үзгәргән саен, чираттан төшеп каласың. Әмма бирешмәдем. Аяк кирәк бит! Документларны Мәскәүгә юлладык. Анда озак көттерделәр. Баксаң, бу протез 4 миллион сум тирәсе тора, аны әле республикада бер генә кеше алган икән. 2018 елның 25 декабрендә миңа бәхет елмайды. Монысы авыр, әмма уңайлы. Анысына да иялә­нермен әле.

Кечкенә кызының әтисен бик тә аяклы итәсе килгән. Илнур авариягә эләккән елны Кыш бабайдан әтисенә аяк сорап хат яза ул. Икенче елны тагын шул ук хәл. Азалия әтисен йөгертә торган аяк сорый. Баланың уйныйсы килә бит. Бер киселгән аякның кабат үсмәгәнен ничек аңлатасың сабыйга?! Быел исә аптыраган бала хатны чыршы төбенә куеп тормый, Кыш бабайга почта аша юллый. Илнур исә йөгертмәсә дә, аякларына уңайлы протезга ия була. Димәк, сабыйның теләкләре тормышка аша.

– Елап утырып булмый инде. Ничек тә яшәргә кирәк. Күңел төшкән вакытлар да булды. Әмма гаиләм хакына яшәргә көч таптым. Атлар, мотоцикл, сноубордтан кала, башка шөгыльләрем дә бар. Тик яткан әйберләрдән бизәкләр ясарга яратам. Дөньяны матурлыйсым килә. Янымда гаиләм бар. Тормышта тагын ни кирәк. Мин бәхетле. Бәхетемә күзләр генә ти­мәсен!

 

 

 

Гөлгенә Шиһапова  Ватаным Татарстан

Бәйле