«Дакар» ярышларыннан тагын бер «Камаз» экипажы төшеп калды

-- Гузель

«Дакар» ярышларының бишенче этабы вакытында Айрат Мәрдиев КАМАЗының двигателендә көйсезлек табыла, дип хәбәр ителә Azatliq radiosi сайтында.

Ралли кагыйдәләренә күрә, узышлар барганда двигателне алыштырырга ярамый. Шуңа, ярышларның алдагы махсус участокларында катнашып, машинаны сафтан чыгару куркынычын истә тотып, камазлылар Мәрдиев экиппажын узышларга чыгармау турында белдерә. Айрат Мәрдиев гомуми исәптә җиденче урында барган була. Ул беренче урында барган Эдуард Николаевтан 3 сәгать тә 19 минутка калыша. Хәзер инде ярышларны тамашачы буларак күзәтергә мәҗбүр.

12 гыйнварда бишенче ярышта тамашачыны бәрдергән һәм туктап ярдәм күрсәтмәгән өчен Андрей Каргинов КАМАЗын ярышлардан төшеп калган иде. Хәзер белгечләр әйтүенчә, кеше бәрдергән бу машинаның алгы күчәре ватылган була.

Шунысын да искәртик, әлеге ярышта катнашучы КАМАЗ машиналары 2018 елның май аеннан башлап күпсанлы сынаулар узалар. Чаллы узышчыларын “Дакар”га озатканда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов: «Сез тиз арада яңа двигатель, яңа тапшыру тартмасы булган яңа машиналар булдырдыгыз. Алар сынатмасыннар иде», дип белдергән иде.

https://www.azatliq.org/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий