Синоптиклар һава торышына фаразлар ясый

-- Люция

Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бураннар туктап торачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республика территориясендә урыны белән бераз кар явачак.

Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары Татарстан буенча -7…-12 градус, Казанда – 9 градус күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык хасил була, дип яза «Татар-информ».

Фото: pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий