Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллинага бирелә торган иң еш бирелә торган сорауларның берсе, Дилә гастрольләрдә булганда Сәфинәнең кем белән калуы. Дилә инстаграмында бу сорауга җавап биреп пост язган, дип хәбәр итә Сәхнә журналы.
Сәфинә әнисе белән гастрольләрдә булганда я әтисе, я апасы (тетясы), я бабасы, я икетуган апалары, я нянялар белән кала икән. Сәфинә аларның барысын да якын итә, әнисенең озак кайтмыйча торуын сизми дә кала икән. Ә Диләне бу сөендерә генә, димәк аның кызына ул кешеләр белән рәхәт. Ул үзенең туганнарына мең рәхмәт җиткерә.
Диләнең язылучыларын борчый торган икенче популяр сорау, аларның ире белән бергә булу-булмаулары. Сәфинә турындагы постка комментарийларда да бу сорауны күп биргәннәр, чөнки, чыннан да, Диләнең ире аның социаль челтәрләрендә күренми.
Дилә бу кешеләргә: «Мондый шәхси тормышка кагыла торган сорауларны монда гына биреп була шул. Күздән күз очрашканда инстаграмның «кыю» кешеләре югала да кала, сүз дә әйтә алмый тора кайчак. Ә монда бит рәхәт, теләсә нинди сорау, теләсә нәрсә язып була, сине бит барыбер күрмиләр. Әмма бит аның икенче ягы да бар: аппонент та, теләсә җавап бирә, ә теләмәсә җавап бирми» дип язган. Менә шулай, бу сорау ачык кала бирә.
Фото: https://vk.com/