Юлда гади генә шаярткан өчен егетләрне җитди җәза көтә

-- Лэйсирэ

Моннан берничә көн элек төнлә Уфаның Октябрь проспектыннан үтүче автомобильчеләр сәер күренешкә тап булды, дип хәбәр итә Кызыл таң. «Дан бульвары», «Үсмерләр китапханәсе» һәм «Мир» фирмасы» тукталышлары янында урамның нәкъ уртасында кар бабайлар утыра.

Уфалылар моны флешмоб, ниндидер акция дип кабул итте. Чынлыкта исә бу гади генә шаяру булган икән. Кар сыннарын 20-24 яшьлек өч егет ясап куйган.

Бер карасаң, төнге клубларда азып-тузып, тәртипсезләнеп йөрмәүләре, водительләрнең күңелләрен үзләренчә күтәрергә тырышулары куанычлы. Ләкин мәсьәләгә җитди карасаң, бу гамәл хокук бозуга керә икән.

Интернет басмаларда әлеге күренешкә дәүләт автоинспекциясе биргән комментарий куелды. Юл хәрәкәтенә каршылык тудырган өчен 5 меңнән 10 мең сумга чаклы штраф яный.

Фото: БашДТП төркеменнән


Төп фото: https://pixabay.com

Бәйле