Римма Никитина үзенә эләккән “бәхетле билет” турында сөйли

-- Лэйсирэ

Күренекле җырчы Римма Никитина “Манзара”ның спорт белән музыканы берләштергән бердәнбер проект булуы турында җиткерде. Ул бу хакта “Татар-информ”да уздырылган “Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Бу проект тормышымда зур үсеш ясады. Декабрь аенда мин Санкт-Петербург шәһәрендә продюсер белән контракт төзедем. Ул мине “Манзара” проектында чыгыш ясаган вакытта күреп алган. Бу минем өчен “бәхетле билет” булды. Мин әлеге проектка рәхмәтлемен”, – диде Римма Никитина.

Аның сүзләренчә, “Манзара”ның киләчәге зур, чөнки ул кызык, аның үсеше күренә. «Бәлки киләсе елда чара “Татнефть арена”да узар әле», — диде Римма.

“Манзара” проекты 2019 елның 19 гыйварында Казанның цирк аренасында узачак.
Чарада Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Нурзадә, Иван Громов, Динар Шәймәрданов, Римма Никитина кебек танылган һәм күренекле артистлар чыгыш ясаячак.

Фото: https://vk.com/

Бәйле