“Бертуган апасы сихерләп үтереп, ирен тартып алырга тели”

-- Лэйсирэ

Беркөнне кесә телефоныма таныш түгел ханым чыл­ты­ратты. “Номеры­гызны “Татарстан яшьлә­ре” редакциясеннән алдым, йөрәгемне әрнетеп, җанымны талап торган серләремне сөйләп, эчемне бушатасым килә, газетага язып чы­гыгыз әле”, — диде. Бертуган апасы Гөл­ниса, өч балалы сең­лесенең уңган, акчаны көрәп эшләүче, юмарт, ярдәмчел, эшлекле ирен тартып алу өчен, сихерче­ләр ярдәмендә сең­ле­сенә берничә мәртәбә үлем тозагы корган икән.

Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә ди­сәләр дә, Фирая ханымның (исем­нәрне үз­гәрт­тем — авт.) күз яшьләре белән җит­кергән үтенечен кире кагарга җөрь­әт итмәдем. Зифа буйлы, пенсия яшен­дә булуына карамастан, чибәрлеген, хатын-кыз нәзә­кать­лелеген җуймаган Фирая ханым бе­лән Казандагы яңа, чиста, иркен фатирында ка­раң­гы төшкәнче гәпләшеп утырдык. Аның гыйбрәтле кыйссасын хәйран калып дип әйтү генә аз, тетрәнеп тың­ла­дым.

— Башкортстанның Бакалы районында, алты балалы гаиләдә туып үстем, дүрт кыз, ике малай идек, — дип сүз башлады Фирая ханым. — Авыл җирендә эш күп, кул арасына бик тиз кердек. Мәк­тәпне тәмамлагач, штукатур-буяучы һөнәрен үзләштереп, эшләп ашый башладым. Гаиләдәге алты балада — алты төрле холык. Беребез дә төшеп калганнардан булмасак та, олы апам Гөл­ниса чаялыгы, чибәрлеге, беркадәр кырыслыгы, һәрнәрсәдә башкалардан өстен булырга омтылуы, үзсүзлелеге белән аерылып торды. Ул сәүдә-көнкүреш хезмәте күрсәтү юлын сайлады. Шактый югары пост биләгән нефтьче инженерга кияүгә чыгып, Татарстандагы нефтьчеләр каласының берсендә яши баш­лады. “Мин монда япа-ялгыз, янымда терәгем, сердәшем булырсың”, — дип, мине үзе янына күчеп килергә чакырды. Бик якын туганым, бер ана карынында ятып, бер инәкәй сөтен имеп үскән балалар бит без дип, тәвәккәлләдем. Аларда яшәвемә җизни каршы килмәде. Кечкенә балаларын үземнекедәй якын итеп караштым. Апа мине эшкә урнаштырды. Читтән торып Әлмәт сәүдә техникумында укый баш­ладым. Бервакыт туган авылыма кайтырга чыккач, автобуста булачак ирем Рафыйкны очраттым. Аксыл йөзле, озын борынлы, козыреклы кепка, шакмаклы (модалы) озын пальто кигән уртача буйлы егетне беренче күрүдә ошатмадым. Әмма ул җор телле булып чыкты. “Бу кара чутыр “чегән кызлары” ке­сәм­дәге соңгы бер тәңкәмнән колак кактырмасын тагын дип, иң арттагы утыргычка утырдым әле”, — дип шаяртып, барыбызны да көлдерде. Ул әлмәт нефть техникумы студенты икән. Мин инде диплом алып, кибеттә ул чакта дефицит товар саналган колбасалар сату бүлегендә эшли идем. Бөгелмә юлын­да очраган әлеге шаян егет кибеткә дә килеп керде. “Төркемебез белән диплом юарга табигатькә чыгарга җыенган идек. Бер генә таяк колбаса үлчәп бир әле! әйдә, үзең дә безнең белән!” — диде. Дус кызым Саимәнең туганнан туганы икән ул. Беркөнне сеңлесе эшли торган кафеда мул өстәл көйләп, очрашуга чакырды. Шуннан ешрак очраша башладык, ул әле кинога билет ала, әле паркка дәшә. Беренче очрашуда ук кысып кочаклап алды да, күтәреп итәгенә утырт­ты. Үзе көчле, үзе шаян, бик ягымлы, юмарт, булдыклы нефтьче-мастер егет күңелемә юл тапты. Миңа тәкъдим ясар алдыннан, авылдан әтисен чакырып китереп, башта безне таныштырды. Мин шунда әти-әнисен хөрмәт итүче чын кеше икән бу егет, дип уйладым. “Синнән яшермим, өйләнешкәнче әйтерлек бер кимчелегем бар”, — дигәч, ай Аллам, хатын аергандыр, читтә баласы үсәдер дип хафаланган идем, ә ул туй ясарлык акчам юк, абыемнан бурычка алып торсам, каршы килмәссеңме дигәч, эчемә җылы керде. “Бурычлы үлми, чирле үлә, эшләп түләрбез”, — дидем.

Рафыйкны зурлап, нефть чыгару идарәсеннән туебызга килеп, “малосемейка” бүлмәсеннән ачкыч, тузан суырткыч, кер машинасы бүләк иттеләр. Олы кызыбыз шул бүлмәдә туды, улыбызны яңа фатирга алып кайттык. Тормышлар җайланды ди­гәндә, иремне Сургутка эшкә чакырдылар. Ике бала кочаклап, борчылып, ямансулап иремне ерак юлга озатып калдым. Андагы шартлар кырыс булса да, эштә үсү мөмкинлеге бар, акчаны уч тутырып түлиләр. Ирем фатирлы булуга, безне дә үзе янына алып китте. 50 градуслы суык Сургутка килеп төш­тек. Әмма өйдә җылы, бер-береңә кайгыртучан мөнәсәбәт, ышаныч булганда, тыштагы суык чүп ке­нә ул. Әйбәт кенә яшәп киттек, фатирларның зуррагына кү­чә-күчә, өченче балабыз туганда, дүрт бүлмәлесенә тиендек. Мин зур кибеттә гади сатучы булып эшли башлаган идем, тырыш хезмәт куеп, бүлек башлыгына кадәр күтәрелдем.

Ләкин тормыш һаман көйле генә бармый икән, берзаман төрле бәла-казаларга юлыга башладык: караклар иремнең хосусый фирмасын басып, күп кенә акчасын урлап чыктылар. Татарстанга чираттагы ялыбызга кайтып килгән саен, иремнең миннән суына, битарафлана, үз эченә бикләнә баруын сиздем. Үземдә әле бер, әле икенче чир табылып, өч операция ясадылар. Берсендә наркозны күбрәк бирүләре сәбәпле, клиник үлем кичердем. Шулчак, мондый хәлдә булган күп­ләр кебек, мин дә озын тоннельдән, ап-ак томан эченнән бик озак очып бардым. Балаларым бәхетенәдер, исән калдым.

Безнең шулай тиз арада мантып китүебезгә сөен­мәүче, кара көнчелегеннән шартлый язып йөрүче кешенең бертуган Гөлниса апам булуын башыма да китермәдем. Моны соң­рак, күңел бушлыгымнан, җан газабымнан арына алмыйча, экстрасенс якут хатынына мөрәҗәгать иткәч белдем. Ул: “Кара чәчле, кара тутлы, юан гәүдәле бертуганың аракыга әшәке канын салып иреңә эчерткән — ул сине үтереп, иреңне тартып алырга тели”, — дип сөйләп биргәч, авып китә яздым. Ярый, ирең хыянәт итсен дә ди, ә бертуган апаңның шундый эшкә баруын, хыянәтен ничек кичерергә? Уйлый-уйлый, тормыш юлыбызны киредән сүтеп җыйдым. Төр­ле елларда апам бе­лән иремә бәйле сәер хәлләр кино кадрлары сыман күз алдымнан үтте.

…Апалар яшәгән шә­һәрдә торган чагыбыз. Кичке унда ирем арып-талып “эштән” кайтып, ашамыйча урынга ава. Аның артыннан ук бусагабызда бизәнгән-ясанган Гөлниса апа пәйда була… Апаның дачасында эшлибез. Ирем белән апа пар сандугачлардай серләшеп, иңне-иңгә куеп, бә­рәңге төбенә өяләр, мин әллә бар аларга, әллә — юк… Ирем бе­лән туганнар янына отпускага кайтабыз. Мин бер айдан соң Сургутка китәм, ирем үз ялы тәмамланганчы тагын бер айны апаларда үткәрә… Татарстанга кунакка кайтып килсәк, әле бер әйберем югалганын си­зәм, әле икенчесен. Дәвачы хатын бүләк иткән билгә бәйләнә торган бөтием дә, дару үләннә­рем дә юкка чыкты. Икенче юлы без Себергә киткәндә апа юл ризыгы итеп, холодец тө­реп бирә. Шуны ашаганчы шау-гөр килеп, күңелле генә сөйләшеп килгән иремне гүя җен алмаштыра, ул телен йота, сорауларыма җавап бирми, мине ишетми дә, күрми дә, тонык, битараф карашын әллә кая төби… Экстрасенс хатыннан кайткач, иремә: “Мин барысын да беләм, кемне яратсаң, шуның белән яшә! Балаларымны алам да, әни янына кайтып китәм!” — дидем. Ул шунда апамның хәйләле тозагына ничек килеп кабуы, күптәннән сөяркәләр икәнлеге турында дөресен сөйләргә мәҗбүр булды. “Нишлим соң, монда килсәм — сине, анда кайтсам апаңны яра­там. Балаларымны әйтәсе юк, аларны һәрвакыт яратам. Кайтып китә күрмә!” — дип ялварды, гафу үтенде. Күпме елларым эчемдә ут көйрәгән килеш тилмереп узса да, балаларымны кайгыртучан әтисез калдырырга йөрәгем җитмәде. Сургутта 14 ел яшәгәч, Татарстанда элек торган шәһәребезгә әйләнеп кайттык. Анда хан сараедай йорт салып кердек. Апа олыгайса да, безнең гаиләнең нигезен какшатудан, кү­рәләтә этлек эшләүдән туктамады. Ирем белән икесенең апа фатирында бикләнеп кәеф-сафа корып ятуын белеп алгач, башта олы кызымны ияртеп бардым. Күпме шакысам да, ишекне ачмадылар. Аптырагач, апаны оялтырга, яман гадәтеннән биздерергә теләп, әнине алып килдем. Апа аның беләгеннән умырып тотты да, бар көченә ишектән бол­гап бәрде. Әни бик нык рәнҗеп, әрнеп елады шул чакта. Әтиебез исән чакта, эчеп кайтканы өчен, апа аны каешны урталай бөкләп, тимере белән суга-суга тукмаган иде… Улымның туена әзерләнеп йөргән шатлыклы чагыбызда, иртән урамга ап-кар төшкән иде. Тышка чыксам, ишек төбеннән алып, юлга кадәр аяк астына чем кара туфрак сибелгән. Аны-моны уйлап тормастан, шуңа төшеп басканмын. Шуннан соң аяксыз калдым, табиблар ярдәме тимәгәч, ирем дога укып өшкерүче әбигә алып китте. Берничә сеанстан соң гына аякка баса алдым. Өшкерүче карчык: “Сине үтерергә ниятләп, бозым салганнар, яман эчле, хөсетле бәндәләр көндәшләре бусагасына кабер туфрагы сибә”, — дип, котымны алды. Икенче юлы олы кызым чәчәк түтәле ясарга алгы бакчага чыккач, шикле нәрсә казып чыгарды. Ә мин аны урамга алып чыгып, учакка якканчы, бәхетсезлегемә күрә, сүтеп карадым. Целлофан пакетка төреп, тимерчыбык бе­лән чорнап салынган кәфенлек кисәге булып чыкты ул. Их, шуңа кагылмаган булсамчы! Тагын чирләп урынга егылдым. Ирем бер райондагы дәвачы янына 17 мәртәбә алып барды. Шуннан соң гына үз халәтемә кайттым.

Туган якка кайткач, ирем ике ел эш таба алмыйча, үзен кая куярга белмичә тилмерде. Казанга күчеп килдек. Монда үз эшен башларга тырышып карады. Тик… Яман чир аны бездән тартып алды. үләр алдыннан елый-елый гафу үтенде.

“Син — чын ир, ышанып таянырлык терәк булдың, безне мул тормышта яшәттең, балаларыбызны аякка бастырдың, аларга бер дигән әти булдың. Мин сине күптән кичердем инде”, — дидем. Кулымда җан бирде…

Ә апа үзе тукмап, ка­һәр­ләп үстергән малаеннан бер җылы сүз ишетергә тилмереп, кыен ашап яши. җизни үлгәнгә шактый еллар инде.

Күптән түгел сеңлебезнең юбилеенда очраштык. Апаның йөзенә карарлык түгел: бик картайган, коточкыч ябыккан. Каты авы­рып киткәч, ярдәм сорап, дус сихерчесе янына барган булган. Тегесе: “Берничек тә булыша алмыйм, сиңа атаң белән анаң рәнҗеше төшкән. Ясаткан бозымнарың үзе­ңә кайткан. 73 яшьтә үлә­чәксең”, — дип әйткән. Бу серне ахирәте әйтте. Ки­ләсе елда апага 73 тула, ул хәзер үлемен көтеп, кан калтырап, җан асрый.

— Фирая, беребез дә мәңгелеккә килмәгән, дөньяныкы дөньяда калсын, авыр булса да, кичер син аны, өстеңнән авыр йөк төшкәч, үзең үк җиңел суларсың, — дидем мин яңа танышыма.

Сөйкемле ханым, карашын бер читкә төбәп озак кына уйланып торганнан соң, авыр сулап:

— Мин аны йөрәгемнән күптән сызып ыргыттым инде, — диде.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий