Зәйнәб Фәрхетдинова Илһам Шакиров турында: Ул мине бик тә якын күрде

-- Лэйсирэ

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Илһам Шакировның вафатына бәйле, легендар сәнгать эшлеклесенең татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Илһам абый Шакиров — җыр дөньясында иң олы кеше. Ул татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрде. Мин аның җырларында тәрбияләнеп үстем. Илһам абыйны бәяләргә минем хакым юк, чөнки аны халык күптән инде бәяләгән,” – диде Зәйнәб Фәрхетдинова.

“Ул җор күңелле иде, һәр кешедән аерылып торды. Ул мине бик тә якын күрде, мин дә аны туганым кебек кабул иттем. Аның белән сөйләшү үзе бер рәхәт иде. Мин Илһам абый кебек шәхесләр белән эшләгәнемә бик тә бәхетлемен. Ул җырлаган җырларны репертуарыма керттем. Халык андый шәхесләрне онытмаска тиеш,” – дигән фикерне җиткерде Зәйнәб Фәрхетдинова.

• Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров кичә озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Аның белән хушлашу 18 гыйнварда, опера һәм балет театры бинасында булачак.

Фото: Ютубтан скриншот

Бәйле