Җиңел машина кар чистартучы техникага бәрелә: үлүче бар [ВИДЕО]

-- Гузель

17 гыйнварда Казан янындагы Дәрвишләр бистәсендә «Лада Ларгус» һәм кар чистартучы махсус техника катнашында үлемгә китергән авария була. Социаль челтәрләрдәге шаһитлар сүзләренә караганда,  юл-транспорт һәлакәтләре көндез бистә янындагы M7 «Волга» трассасында булган. Һәлакәт урыныннан видеоны интернет челтәренә урнаштырганнар, дип хәбәр итә Kazan First.

Кадрларда «Лада» югары тизлектә бәрелгәне аңлашыла. Көчле бәрелүдән машинаның бамперы өзелә һәм түбәсе җимерелә. Видео авторы машина йөртүче һәлак булган дип раслый. Авария булган урынга автоинспекторлар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Бу вакыйганың барлык шартлары ачыклана.

 

https://kazanfirst.ru/

Бәйле