Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкының төн йокысын качырган мәсьәләне хәл итә алды

-- Лэйсирэ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкы өчен чүп чыгаруга кагылышлы яңа тарифтан өстәмә кыйммәткә салым күләмен төшереп калдыру турында килеште. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Шуның нәтиҗәсендә Татарстан гражданнары файдасына бик тә оптималь тариф формалаштыру мөмкинлеге туды», — диде ул.

Галимова ТР Президентының 2018 елның декабрь уртасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашуын әйтте. Нәкъ менә шул вакытта чүп чыгарган өчен яңа тариф мәсьәләсе буенча уңай килешүгә ирешелгән дә инде.

Татарстанлыларның билгеле бер өлеше өчен яңа тариф хәтта түбәнрәк тә булачак, дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Әлеге мәсьәләнең нечкәлекләре хакында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегияләрендә фикер алышачаклар, дип сүзен йомгаклады Галимова.

2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы гамәлгә керде. Моңа кадәр Татарстанда яшәүчеләр чүп чыгарган өчен квадрат метрдан 2,8 сум түли иде. Яңа тариф исә аена бер кешедән чыгып исәпләнә.

Фото: Бизнес онлайн

Бәйле