20 гыйнвар Балык Бистәсенең Балтач авылында яшь, өлкән буын өчен бик күңелле чара — кышкы Сабантуй булып узган, дип хәбәр итә Татар тудейга оештыручылар. Әлеге чара бишенче ел оештырыла икән инде. Нигезендә тәрбияви гамәл яткан бу бәйрәмдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
«Халык бик канәгать. Ник канәгать булмаска: 14 карйөргеч мәш китереп йөртә, адреналин… Чаңгы — чаналар шуып, бүләкләр алып, пылау һәм башка ризыклар белән сыйланып, Коръән укып, догалар кылып, рухи хәм физик яктан заряд алып кайттык! Дәвамлы булсын. Оештыручы Фирдинанд хәзрәт гаиләсенә, башка булышучыларга Аллахының рәхмәтләре яусын. Молодцы, кешеләр сөендергән, балалар куандырган өчен Ходай риза булсын!» дип сөенеп яза район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов.
Оештыручылар фотолары, http://rsloboda-rt.ru/