«Барып чыкмады»: җырчы Алсуның әтисе Рәлиф Сафин үкенүен белдерә

-- Лэйсирэ

Билгеле эшкуар, җырчы Алсуның әтисе Рәлиф Сафин Башкортстанга инвестицияләр салырга җыена һәм моны элегрәк эшли алмаганына үкенә, дип яза Кызыл таң газетасы.

Элекке сенатор һәм «Лукойл» нефть компаниясенең элекке топ-менеджеры сүзләренчә, хәзер аның бизнес планнары фәкать Башкортстан белән бәйле.

-Мин һәрвакыт, Мортаза Гобәйдулла улы заманында да, Рөстәм Зәки улы вакытында да шундый инвестиция проектлары планлаштырган идем. Ләкин барып чыкмады.

Мин һәм минем гаиләм Русиянең башка төбәкләренә 10 миллиард сумнан артык акча инвестицияләдек. Карелия, Татарстан, Хабаровск крае, Кемерово өлкәсе һәм башкалар.
Әлбәттә, бу акчалар Башкортстанга булырга тиеш иде. Хәзер без шушы эшне планлаштырабыз. Минем һәм улларымның шушында эшлисебез, сәясәт белән түгел, бизнес белән шөгыльләнәсебез килә, — дигән ул.

Фото: http://www.woman.ru/stars

Бәйле