Айгөл Бариевадан «Мишәр пәрәмәче» рецепты

-- Гузель

Айгөл Бариева Инстаграм битендә аерым рецептлар блогы алып бара. Ул үзе пешергән ризыкларының рецептлары, фото-видеолары белән уртаклаша. Сезгә Айгөл Бариевадан тәмле һәм сусыл  «Мишәр пәрәмәчләре» рецептын тәкъдим итәбез.

Монда камыр кабарганын көтәсе юк, бар да берьюлы әзерләнә.

Камыры:
2 стакан җылы сөт
2 аш кашыгы көнбагыш мае
1 пачка коры чүпрә
Тоз һәм он

Ничек пешерергә:

1. Сөтне җылытып, чүпрә салабыз.

2. Тоз, йомырка, он салып камыр басабыз.

3. Фаршка суган, тоз, борыч салып болгатабыз.

4. Әзер камырны кисәкләргә бүлеп җәябез.

5. Камыр өстенә ит салабыз һәм уртада тишек калырлык итеп бөгәбез.

6. Әзер пәрәмәчләрне уртача зурлыктагы май салынган табада ике яклап кыздырабыз.

АШЛАРЫГЫЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН!

Бәйле