Әлкидә 11 бала тәрбияләүче Гөлфирә апага ире ни дип әйткән? [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Була бит сокланырлык, үрнәк бу­лырлык гаиләләр. Әлки районы Татар Мулласы авылында яшәүче Аса­дуллиннар – әнә шундыйлардан. Рафис абый һәм Гөлфирә апаның хуҗалыгында бүген 11 баш сыер, 3 тана, 17 баш үгез, 100 баштан артык сарык малы. Ул гына түгел, иң мөһиме – 11 балага наз, гаилә җылысы бүләк итүче әти белән әни алар.

– Язмыш шулай куш­кандыр, мәктәпне тәмамлагач та кияүгә чыктым, – дип башлады сүзен Гөлфирә апа. – 17 дә тулмаган иде әле миңа. Башта 7 еллап фермада сыер савучы булып эшләдем, аннан 14 ел авылда ялгыз калган әби-бабайларны карадым. 2011 елда кечкенә баламны тапканнан соң эшкә чыкмадым инде, өйдә дә эш җитәрлек.

Ә Рафис абый кайларда эшләде? – дип сорыйм.

– Күп еллар совхозда механизатор булды. 2009 елда фермерлык белән шөгыльләнә башлады. Бүген ике мини-фермабыз бар: берсе – сыерныкы, икенчесендә сарыклар. 32 гектар җир эшкәртәбез. Башта үгезләр тоттык, аннан яңа программалар чыкты да 2011 елда сарык фермасын төзедек. Элек тә малларны күп итеп асрый идек. Биш сыердан ким тотмадык. Фермерлык эшенә керешергә бәлки шул да этәргеч булгандыр.

– Эш башлаганда берәр ярдәм булдымы?

– Сарык фермасына программа буенча – 500, сыерныкына 200 мең бирделәр. Шулай ук төзелеш вакытында район, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм үзидарә рәисе булыштылар. Утлар керткәндә ярдәм итеп, кирәк чакта техника биреп тордылар.

– Нинди токымлы сарыклар асрыйсыз?

– “Романский” һәм “Татарский мясной” токымлыларны. Алганда бер-берсе 5әр меңгә төште.

– Гади сарыклардан алар ничек аерыла?

– “Татарский мясной”ның исе юк, тыгыз итле. “Романский” үзенә башка төрле, 3-4 бәти китерәләр, ите дә тәмле. Аларның үрчеме яхшы. Шуның өчен тотабыз.

– Итләтә сатасызмы? Күпмедән?

– Сарык итен кая куярга белмичә ап­ты­раган юк. Корбанга күп алалар. Күбрәк суеп сатабыз, килосы 300 сум. Ә суймыйча сатканда килосы 150 сумга чыгадыр. Бер сарык уртача 5 мең ярымнан бара. Зуррак булса, 6-7 мең дә була, ке­че­рәкләре очсызрак инде. Бер яшьлек кечкенә тәкәләр 27 кило килә.

– Тиреләрен кая куясыз?

– Куярга җир юк. Ташлыйбыз инде.

Ә йоннарын?

– Анысын итек өчен дип Кукмарадан әллә ничә ел рәттән бер ханым килеп алып китә. Быел көзге йонның килосы 30 сумнан булды.

– Мал-туарга аш­лык, пе­чән­не үзе­гез әзерли­сезме?

– Сатып алган юк. Үзе­безнең җирнеке җитеп бара. Сарыкларга печән, солы бирәбез. Сыерны тагын арттырасы килә.

– Сөтне кая тапшырасыз соң? Ничә сумнан?

– Һәр көнне күрше авылдан Маннур абый килеп җыя. Җәй буе литрын 15 сумнан бирдек, хәзер 20-22 булачак, диләр.

Без яз-көз ике атнага бер Казанның Дәрвишләр бис­тәсенә ярминкәгә барабыз, – дип дәвам итә Гөлфирә апа. – Анда эремчек, корт, сөт, каймак, ит, ясалган кайнатмалар сатабыз. Өйдән арткан бөтен нәрсәне алып барабыз.

– Алалармы?

– Алалар, шаккатып кайтам. Беренче елны барган­да: “Бигрәк бу Казан халкы бө­тен нәрсәне ала”, – дип ап­тырый идем. Хәзер иялән­дек инде. Алып барган әйбер­ләрнең кире кайтканы юк. Мәсәлән, сөтне 120 литр алып барабыз, литрын 30 сум­нан сатабыз. Районда үткән ярминкәләрдә дә катнашабыз.

– Казан ярминкәсендә күп­ме акча эшләп кайтасыз соң?

– Әгәр ит тә алып бар­саң, 50 меңләп чыга. Кай­маклар белән генә барсаң да, 15 меңнән ким алып кайтмыйсың инде.

– Авылыгызда сыер күпме соң? Авылдашлар сөткә киләме?

– Авылыбыз зур булмаса да, дүрт фермер бар. Аннан тыш, 2-3 сыер тотучылар бар әле. Күрше-тирә, әби-бабайлар безгә каймакка, сөткә килә. Иртәнге 5тә бабайлар сөткә килеп баса инде.

– Иртүк торып савасызмы? Күпме вакытны ала?

– Кышын алтыда гына торабыз, җәй көне – дүрттә. Савым аппаратын бушлай биргәннәр иде, шуның белән савам. 1 сәгать тә 20 минут китә.

– Көненә күпме сөт савасыз?

– Җәй көне 150-200шәр литр кергән көннәр бар. Хәзер ял итә сыер­лар, ташландылар. Бөтенесен берьюлы каплатабыз да бергә бозаулатабыз. Үзебез дә ике ай ял иттек менә.

– Җәен көтү чыгамы?

– Әйе, фермерлар да кушыла. Быел 110 сыер йөрде. Акча җыешып, электр-көтүче алып куйдык та чиратлашып караштырабыз.

– Җирләрегез күп икән. Печән, ашлыгын эшкәртергә тракторларны грантка алдыгызмы?

– Юк. Менә хәзер миңа – 39, Рафиска 45 яшь. Шушы гомер эчендә кредитлар да алмадык, үз көчебез белән, акча җыеп алырга тырыштык. Менә берәр программа буенча яңа трактор булмасы дип тә өметләнәбез.

– Гөлфирә апа, балаларыгыз турында сөйләгез әле.

– Үземнең 6 бала. Иң олысы Алинәгә – 22 яшь, КФУда спорт тренерына укый, августта кияүгә бирдек үзен. Икенчесе Альбина КФУда филология бүлегендә, өченчесе Алия Казан төзелеш техникумында белем ала. Ә Айзирәк, Рәнис һәм Әдилә мәктәптә укый. Ике ел элек бер-бер артлы 2 ай эчендә яман чирдән бертуган апам белән сеңлем үлеп китте. Гөлфизә сеңлемә 34 яшь иде, аның ике кызы калды: Айзилә белән Азалия. Ә апам Гөлнарага 40 иде, аның Данил, Ләйсән һәм Камил исемле сабыйлары ятим калды. Без аларны үз кочагыбызга сыендырдык. Иң кечесенә 3 яшь иде.

– Ә әтиләре?

– Сеңлемнең ире 5 ел элек үлгән, апамныкы аерылган иде.

– Сезгә “әни” диделәрме?

– Ләйсән белән Камил генә әни диде. Калганнары апа диләр. Олылары белеп, күреп торды бит ни булганын. Күп балага ияләнгән булсак та, баштагы мәлдә авырлыклар булды инде.

– Үзегезнең балалар көнләшеп карамадымы?

– Башта булды. Аннан “шулай кирәк”, дип аңлата торгач җайлашты. Өебез дә 9 бүлмәле бит, белгән шикелле зур итеп са­лынган. Әле 72 яшьлек әбиебез дә бар, каенанам була инде. Ул бик булышты. Без эш­кә чыгабыз да китәбез. Ә каенанам ба­лаларны озатып, каршы алып, ярдәм итеп торды. Иң олы рәхмәтем – иремә. “Ба­ла­ларны үзебезгә алабыз!” – дип ул әйтте.

– Балаларга нинди тәрбия бирәсез? Усалмы сез аларга, әллә йомшакмы?

– Мин төрлечә булам. Кирәк икән, көннәр буе усал булып йөрим. Аннан балалар килеп: “Әни, син бүген бигрәк усал идең”, – диләр. Елмаеп җибәрәм. Вакытында орышып, вакытында ярата белергә кирәк аларны. Бүген кияүдәге балам да: “Әни, болай итикме?” – дип киңәшмичә калмый.

– Ә Рафис абый нинди әти?

– Ул коры. Балалар аннан сорамыйча капканың теге ягына да бармый. Ул беркайчан орышмас, кычкырмас, куып та йөрмәс, ләкин утыртып, аңлатып тәрбияләр.

– Дәресләрне ничек әзерлисез?

– Кичке 6дан 9га кадәр “час пик” бездә. Олылар – кечкенәләргә, без олыларга булышабыз. “4”ле, “5”ле билгесенә генә укыйбыз. Репетиторлар яллыйбыз, китаплар алабыз, мәш киләбез.

– Киемнәр, уенчыклар алганда ничегрәк?

– Бу яктан алар бүленгән. Ике зуррак кыз – Айзилә белән Айзирәккә – бертөрле, Азалия, Данил белән Рәниска – бертөрле, Ләйсән, Камил, Әдиләгә өчесенә бертөсле кирәк.

– Эшләгәндә дә шулаймы? Бакчаларыгыз зурдыр сезнең?

– Бик зур. Әле ярминкә өчен аерым кишер, суган үстерәбез. Җыйнаулашып чыгабыз да бер сәгатьтә эшләп керәбез. Кызыктырып эшләгәч, фермага да чыгалар. Гаилә белән ял да итә беләбез. Урман-болыннарга чыгабыз, балалар ел да лагерьларда ял итәләр. Гөлфизәнекеләр каникулда Казанга баралар. Аларның анда әтисе ягыннан дәү әниләре бар.

– Әниләрен сагынып елаганда ничек юатасыз?

– Зурраклары аңлый. Хәтерләп калган кечерәкләре “әни җиләктә, йә кибеттә”, диләр. Сирәк кенә “безнең әни болай пешерә иде”, “ул болай итә иде”, “Базарлы Матакта өй бар иде”, дип әйтеп куялар. Ләкин мин аларга ана назы бирергә тырышам.

– Күпме мал-туар тотасыз, 11 бала үсте­рәсез! Каян шулкадәр көч аласыз?

– Вакытны дөрес итеп бүләргә кирәк. Балаларың, ирең белән уртак тел табып эшләсәң, бөтен нәрсәгә өлгереп була. Әле мин район буйлап җырлап та йөрим, кышын концертлар куябыз. Узган ел “Ел хатын-кызы” бәйгесендә катнашып, Татарстан буенча 1 урынны алдым. Минтимер Шәймиев тун бирде миңа. Күптән түгел балалар белән Чистайда, Аксубайда узган форумнарда катнаштык. Җырлап-биеп бер җирдән калмыйбыз. Бәйрәмнәрдә безнең өйдә Сабантуй кебек. Иремнең апасының 5 бала, алар килә. Рәхәт яшибез, Аллага шөкер.

Автор: Румия Сәйфуллина

Акчарлак

Бәйле