Зур сәхнәдә 15 ел иҗат итүче җырчы Гүзәл Уразова Азатлыкка алдагы планнарын уртаклашты. Ул үз исемендәге музыка мәктәбен ачарга тели. Моңыбызны, татар җырыбызны чит илләргә чыгару максаты да бар ди ул.

Гүзәл Уразова белдергәнчә, алар бу көннәрдә 23 март Мәскәүнең Кремль сараенда узачак 15 еллык иҗатларына багышланган тамашага әзерләнә. 8 гыйнвар Казанның «Пирамида» залында җырчының туган көн тамашасы узды. Без Гүзәл Уразова белән күрешеп, яңалыкларын белергә булдык.

​– Гүзәл, 15 ел зур сәхнәдә иҗат итәсез, үзегезнең исемдә фестиваль яки татарлар өчен мөһим башка әйбер булдыру теләге тумадымы әле?

– Фестивальләр күп, Аллага шөкер. Бүгенге теләк-хыялым – үземнең исемдәге шәхси татар музыка мәктәбе ачу. Моны сораучылар, тәкъдим итүчеләр бик күп, әмма минем моңа вакытым җитми. Чөнки анда үзем булырга, үзем тәрбия бирергә, үзем тавыш куярга тиеш. Бу татар балаларына җыр, музыка, гомумән, җырчы булырга өйрәтү мәктәбе, продюссерлык үзәге булыр дип планлаштырабыз. Үзебезнең исемдә, бүгенге көн сүзе белән әйткәндә, лейбл астында яңа тавышлар ачарга, киләчәк буыннарга тәҗрибәбезне биреп калдырырга телибез.

– 2019 елда төп игътибарыгызны нәрсәгә юнәлтәчәксез?

– Әлбәттә, төп игътибарны балаларыма юнәлтәчәкмен. Чөнки безнең балалар үсеп килә. Эллари югарырак классларга бара. Без инде экзаменнар турында һәм нинди юнәлеш сайлаячагы турында уйлыйбыз. Икенчедән, үземнең образга килгәндә, үзгәрешләр булачак. Бу үзгәрешләргә бүген мин әзер. 15 ел дәвамында без югары дәрәҗәдә эшләп киләбез һәм безнең моны дәвам итәсебез килә. Иҗат төркемем белән үзебезнең татар җырыбызны, татар моңыбызны чит илләргә чыгару максаты белән йөрибез.

– Туган телне, татар телен саклау мәсьәләсе яңа елда да актуаль булып кала бирә. «Татар җыры»нда да сүз булды ул турыда. Данир Сабиров концертларында тел мәсьәләсенә махсус тукталып китте. Сездән, җырчы буларак, әни буларак нәрсә дә булса көтеләме ана телен саклау, үстерү юнәлешендә?

– Әлбәттә, балаларымны сәхнәгә алып чыксам, татарча җырлатырга тырышам һәм өйдә дә татарча сөйләшәбез. Безнең бу юнәлештә һәрвакыт эш бара һәм туктамаячак та. Ничек кенә телне чикләргә тырышсалар да, өебездә татарча сөйләшеп, телне өйрәтү – безнең төп мәсьәлә булырга тиеш. Чөнки бөтен тәрбия өйдән килә. Ана сөте белән кергән балада саклана һәм бала үзенең туган телен белергә тиеш.

Сәхнәдә Гүзәл Уразова гаиләсе

Мәсәлән, мин үзем туган телем белән горурланып яшим. Ничә тел белсәм дә, миңа аның файдасы гына тия, шуңа күрә балаларыма да шушы тәрбияне бирергә тырышам. Безнең әби-бабайлар да барысы да татарча гына сөйләшәләр. Ә инде мәктәпкә, балалар бакчасына барып, русча өйрәнеп кайту, шулай ук бик яхшы. Әмма туган телне дә безнең балаларыбыз белергә тиеш. Нинди дә булса интервьюлар, тапшырулар төшерсәк, без балаларыбызны татарча сөйләттереп, шушы юнәлешне алга таба этәрергә тырышабыз. Үзебезнең яктан нинди көчебезне җиткезә алабыз, барысын да эшләячәкбез һәм мин аны һәрбер чыгышым саен әйтәм. Телне бүгенге көндә без сакламасак, җырчылар да сакламаса, кем генә саклар? Без төрле төбәкләргә барып җитәбез. Урыслашкан үзебезнең милләттәшләребезне дә күрергә мәҗбүр булабыз, ләкин аларның күңелләрендә барыбер безнең җырга, моңга, телгә карата сусау бар, шуңа күрә җепне өзмичә, без шушы әлемтәне дәвам итеп, тагы да көчәйтергә тырышабыз. Шушы җырлар аша телебезне саклый алмасак, без бу эшне башкармаганбыз булып чыга. Шуңа күрә, бу төп мәсьәлә булып тора. Аллага шөкер, үзебезнең телебездә җырлыйбыз һәм җырлаячакбыз.

– Сез кая барсагыз да татарча сөйлисез кебек, аңламасалар гына русчага күчәсез. Яңа буын да оялмыйча татарча сөйләшсен өчен нишләргә кирәк?

– Миңа калса, алар гомумән оялмаска тиеш. Иң беренче шуны әйтергә кирәк, һәрбер милләт үзенең теленнән оялмаска тиеш. Без балаларга шушы әйберне сеңдерергә, өйрәтергә тиеш. Аларның тәрбиясендә, эчке тоемында мин үз милләтем кешесе һәм мин әби-бабамның телен яхшы беләм, дип әйтерлек горурлык хисе булсын.

– Планшеттан гадәттә балалар русча видеолар карый. Сезнең дә балалар русча карыймы? YouTube каналыгызда балалар белән татарча челенджлар, махсус видеолар төшереп кертәсез. Бәлки шул юнәлештә күбрәк эшләргә кирәктер?

– Карыйлар. Бу тема ачык һәм ул дәвам итә. Без башлап җибәргән идек, миңа ул бик ошый, чөнки аңа балалар тартылалар. Мин бу видеоларны төшергәндә гел татарча гына сөйләшәм. Балалар русча җавап кайтарса, мин шунда ук аның тәрҗемәсен ясыйм. Кайвакыт балаларга татар телен өйрәткән укытучы кебек тә булып китәм. Мин бит балага син дөрес эшләмәдең, киредән төшерәбез, дип әйтеп тора алмыйм. Әлбәттә без моны онлайн алып барабыз һәм мин төзәтеп, аларга тәрбиямне бирергә, телне өйрәтергә тырышам. Иң мөһиме, көн дә алар белән сөйләшеп, гел мактап торырга кирәк. Миңа калса, әйдәгез, өйдә татарча гына сөйләшик, дип әйтсәң, балалар татарча сөйләшер.

Азатлык радиосы язмасы, видео һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Бәйле