Авыл җирендә өйләнгән ирнең яки кияүдәге хатын-кызның читкә йөрүе сирәк, шаккаткыч вакыйга саналган еллар. Мин язасы ир егет чагыннан ук чуар йөрәкле, йөремсәк иде. Килгән кунак кызларын да ул эләктерде, авыл кызларының да бик күбесе белән аулак өйләрдә бер кич кенә булса да кунып алды. Кушаматы да «өер әтәче». Һәр ишегалдында 15-20 тавыкка нәселгә калдырылган әтәч, ягъни.
“Өер әтәче”нең үзеннән олырак өч абыйсы да солдат хезмәтеннән авылга әйләнеп кайтмадылар, шунда төпләнеп калдылар. Колхоздагы авыр эштән, акчасызлык, ялсызлыктан – солдат хезмәтенә киткәнче үк татыган тормышларыннан шулай котылды авылның бер дигән, дүртәр ел солдат шулпасы чөмергән егетләре. Эшкә урнашып, кулларына бераз акча керү белән әниләренә, энеләренә кием-салым, чәй-шикәрне посылка итеп салып, акчалата да ярдәм итеп тордылар. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмаса да хәлле, ару тормышта яшәделәр.
Авылда 7 класслы гына мәктәп. Сигезенчегә күрше авылга аруырак урында эшләүче, әтиле балалар гына бара иде. Җидене бетергән яшьләрнең барысы да колхоз эшенә чыга. Колхозда фермалар күп, эш күп. Сыер, сарык, куян, таналар группасы, симертелүче үгезләр, ат сарайлары… Егет фермада атлы эштә эшли. Военкомат аны берничә мәртәбә комиссия уздырып, яраксызга чыгарып, “кәҗә” билеты биреп кайтарган. Имеш, аңарда “яссытабанлылык”. Чынлап та шулай булганмы, бүтән җаен тапканмы, йомры гәүдәле, бик хәрәкәтчән бу егет үзе теләгәнчә яшәп ята. Оста гына биюче (ул елларда бии белмәгән егетләр, кызлар юк иде), бераз гармун да шыгырдата.
Шушы үткен егет 19 яше тулганчы “капкынга” эләкте: бер кыз белән артыграк шаярып ташлап корсак ясаган бу. Корсаклы кыз җайлап кына хәлне аңлаткан. Ә егет кызны бөтенләй яратмый, сан өчен дип кенә берничә тапкыр кунган була. Нинди ул өйләнү, әле ул кызларны, авылдагы ирсез хатыннарны кочып-үбеп туймаган!.. “Аборт ясат, әле син минем белән генә йоклап йөрмәдең, миңа кадәр дә андый егетләрең бар иде”, – дип, ансат кына котылырга исәпли. Тик кызның ир-егет туганнары күп. Бер караңгы кичтә сагалап торып акылга утырталар моны, үз авызыннан никах көнен дә әйттерәләр. Кыз йортында никах укылып, сандыклары, бирнәләре белән иптәш егетен ат башына утыртып килен төшерәләр. Акча юклыкны сәбәп итеп, егет туй да уздырып тормый, абыйларына да хәбәр җибәрми, исәбе – бераз яшәгәч, кызны аерып җибәрү. Аннары абыйларының берәрсенә сыланыр әле, менә паспорт булмау гына бәла, авылны-колхозны ташлап китмәсеннәр өчен паспорт бирелми торган заманнар бит.
Өйләнгәннән соң да кич клубка чыгудан, аулак өйләргә йөрүдән туктамый бу. Авыл кызлары бик якын җибәрмәсәләр дә, кунак кызларын аулауны дәвам итә. Ә хатыны каенанасы, күрше түтиләре белән кич утырып, чәйләр эчеп корсак үстерә. Бала тугач тиз генә аерып җибәрү планы да чигерелә, җитмәсә хатын тагын авырга узган, ә аборт турында ишетергә дә теләми. Ир хатынны шулкадәр күралмый, кайбер төннәрне иске юрган, мендәр салып, идәндә йоклый. Хатыны ир туганнарына әләкләп, әледән-әле ирнең авыз-борыннарын җимерткәли. Ир дә бурычлы калмый, үчне хатыннан ала. Әгәр болай яшәүне яшәү дип булса, шулай барды бу тормыш. Маллар да асрадылар, фермага эшкә дә йөрделәр. Тик ир генә “уҗымга керүдән” туктамады.
Бер генә малае белән яшәүче чибәр хатын белән элемтәләре озаккарак сузылды. Халык арасында “шул хатынга йортка керә икән” дигән сүзләр дә чыкты. Шуннан хатыны моңа чик куярга уйлый. Кипкән тавык тизәген төенчеккә төйни дә, көндәшенең бәрәңге бакчасы аша барып, арт капкадан узып, мунчасына юнәлә. Мунча ташына төенчеген селкеп, тизәкләрне төрткәләп таш араларына коеп төшерә дә, кайтыр юлга борыла. Арт капкадан чыкса… үзенең бәрәңге бакчасына көл түгәргә чыккан күрше хатыны белән маңгайга-маңгай очраша. Исәнләшмичә, бер-берсенә бер сүз дә әйтешмичә һәр икесе үз юлына китә.
Бераз атлагач, көнче хатынның башына барып җитә: әгәр үлем-китем булса, бу күрше хатыны дәшми калмас бит, әле мунчаны да бергә ягып, бергә кергәннәрен белә. Мунча ташы кызгач, тавык тизәге таш арасында кызып, кешеләрне үлемгә китерә торган ис чыгара дип ишеткәне була аның. Мондый фаҗигагә таручылар турында да ишетеп белә. Шуннан куркып, мунчага кире кереп, таш араларыннан үзе сипкән тизәкне чүпли. Тик тизәк инде таралган, чүпләп кенә бетерерлек түгел. Тышта эңгер-меңгер, ә мунча эче бөтенләй караңгы. Мунча ташларын, кулына эләккән тизәкләрне ләүкәгә, сәке-идәннәргә ыргыткалап кайтып китә. Ул елларда мунча, сарай, капка-ишекләрне бикләү юк иде. Көндәше үзе күргәнме, күршесе кереп әйткәнме – ташларын әйбәтләп бушатып бетереп, ләүкә-сәкеләрен тәртипкә китергән. Шушы хәлдән соң авыл халкы мунчасын бикли торган булды. Аллам сакласын… Мунча хуҗасы бу турыда авыл советына да “җәвит” итмәде, милициягә хәбәр итеп тә вакланмады – үзенең дә гаебе барын белә иде бит инде.
Шулай очраклы гына тормыш коручылар күп булды. Яши-яши яратыр әле, балалар тугач анда яратышу кайгысы калмый, тормыш йөген сөйрисе була дип, кемдер матди байлыкка кызыгып, кемдер шулай алдан корсак ясап, гомерләрен үкенеп уздыручылар күп булды инде. Хәзер мондый очраклар тагын да күбрәк. Карап торсаң, ире бер дигән: кулында дипломы, әйбәт эше бар, ә хатыны белемсез, тупас, җитмәсә, чибәрлеге дә чамалы. Хатын туганнары нәсел үгезләре кебек, бала башы кадәрле йодрыклары хәзер йомарланырга гына тора. Шуннан егетләр, вакытсыз гүргә кергәнче яки инвалид калганчы дип, өйләнәләр. Әле туйны да килен туганнары үз хисапларына уздыралар, кирәксә йорт-җир тергезешергә яки фатир алырга да ярдәм итәләр.
Әле Данир Сабиров концертына барган идем, шул сөйли: имеш, Америкада халыкның 82 проценты аерылыша, Русиядә – 70, ә Татарстанда бары 50 проценты гына ди. Шулаймы икән, белмим инде.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы, tatyash.ru Фото: https://pixabay.com/