Фәрит Мифтахов Нурлаттагы мөһим чара турында: «Татарның каймагы куемы, әллә сыекмы?»

-- Гузель

//Татар тудей// 

22 гыйнварда Нурлатта Бөтендөнья татар конгрессының зона пленар киңәшмәсе узды. 2018 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Дәүләт Советына юлламасында татар халкының үсеш стратегиясен эшләп, аны кабул итү кирәклеге турында әйткән иде. Бу бурычны хәл итү Бөтендөнья татар конгрессына тапшырылды.

Илбашының тәкъдиме буенча стратегиянең төп юнәлешләрен билгеләгән, эскиз инде кабул ителгән. Татарстанда әлеге эскиз буенча фикер алышулар, тәкъдимнәр кабул итүләр бара. Беренче очрашу Арчада узган булса, Бөтендөнья татар конгрессынының зона пленар киңәшмәсе бүген Норлатта үтте. Норлат якташлыгы оешмасының рәисе буларак, киңәшмә алдыннан мин дә дулкынлану кичердем. Норлат төбәге кешеләре үзләрен ”Без – татарның каймагы” дияргә яраталар, кунаклар алдында йөз кызартмаслыкмы?

Стратегиянең максаты татар халкының киләчәген, телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу дигән юнәлешләрдән тора бит!

22 гыйнвар иртәсен Нурлат мәдрәсәсендә Казанның югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Наил хәзрәт Әбелханов белән очрашудан башладык. Мәдрәсәнең уку-укыту планы, шәкертләрнең уңышлары турында фикер алышкач, күңелдә якташларым өчен җылы тойгы уянды. Динебез дә милләтебез сагында тора бит! Үз чиратыбызда мәдрәсә эшендә ярдәм итү теләгебезне дә җиткердек.

Исеме рус телендә булса да, ”Буратино” балалар бакчасында берсеннән-берсе ихлас сабыйларның татар телендәге чыгышларын тыңлаганда, күзләрдән яшьләр килде. Татар телен үз туган теле буларак өйрәнүче гимназия укучылары, Бикуле халык театры артистлары чыгышлары, ”Халыклар дуслыгы” йортындагы чыгышлар, район мәдәният йортындагы кул эшләре күргәзмәсе искиткеч матур тәэсирләр калдырды. Норлатлыларның “каймагы куе” булуын күрсәтте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкләгән пленар киңәшмә район мәдәният йортында дәвам итте.Фикер алышуларда Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге оешмасы вәкилләре дә,Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Нурлат районы җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллин да катнаштылар.Пленар киңәшмәдән Татар халкының үсеш стратегиясен бергәләшеп төзү теләге белән таралыштык..

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге оешмасы җитәкчесе Фәрит Фәиз улы Мифтахов.

Бәйле