Казанның ТТС салонында акча урлау җәнҗалыннан соң “мин алай эшләмәдем” дип башка салон хуҗасы җавап тота

-- Гузель

Татарстан автодилерлар ассоциациясе башлыгы һәм «Россия авточелтәре» («Автосеть РФ») генераль директоры Руслан Абдулнасыйров арадашчылар аша җирле һәм федераль гаммәви мәгълүмат чараларына акча тәкъдим итеп, ТрансТехСервистагы караклык җәнҗалы турындагы хәбәрне тарату мәгълүматын кире какты.

«Әлбәттә, мин бу мәгълүматны кире кагам. Беренчедән, бу бик начар. Бу имеш-мимешләр бит. Безнең көндәшлек мохитебезне исәпкә алып, моны теләсә кем эшли ала»,- дип хәбәр иткән «Татар-информ» корреспондентына Абдулнасыйров.

Мәгълүматны аноним Телеграм-каналда бастырып чыгарганнар.

«Бу бик авыр һәм ишетүе кыен, ләкин менә шундый электрон массакүләм мәгълүмат чаралары. Мөгаен, шуңа күрә дәүләт мәгълүматны бозып күрсәткән өчен нинди дә булса җаваплылык кертергә тырышадыр», — дип  ул.

«Татар-информ» элек «ТрансТехСервис» компаниясенең элеккеге менеджеры Айрат Фәйзуллинның автосалонга бәяләү һәм аннан соң сату өчен казанлылар биргән автомобильләргә ялган документ эшләвен хәбәр иткән иде.

Ир-ат машиналарны салонга яңадан үзе саткан, тик табышны үзендә калдырган. Китерелгән зыян күләме 18 млн сумнан артып киткән. Хәзерге вакытта Фәйзуллин эзләүдә.

 

Татар-информ

Фото:http://tavto.ru/autosalon/tts-volkswagen-daurskaya/

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий