Бакырчыда авыл клубын сүткәч, халык көтелмәгән адымга бара

-- Лэйсирэ

Яшел Үзән районы Бакырчы авылының “ВКонтакте” челтәрендә үз сәхифәләре бар. Социаль челтәр сала тормышы өчен дә уңайлы. Биредә алар авыл яшәешен чагылдырган фотосурәтләр урнаштыра, игъланнар, төрле бәйрәмнәрдә тәбрикләүләр язалар. Бер-берсен туган көннәре белән котлыйлар, вафат булган авылдашлары турында хәбәр итеп, алар рухына дога кылалар.

Авыл мәдәният йортында узган чаралардан да фото-видеолар куеп, истәлеккә теркәп баралар. Шунысын да әйтергә кирәк, челтәрдәге хәбәрләр белән читтә яшәүче авылдашлары да таныша. “Бакырчы сәхифәләре”нең җаваплы кешесе — Рузилә Сәфиуллина. Ул күрше Акъегет авылы мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты фәнен укыта.

— Авылыбызда мәдәният йорты бик иске иде. Шуны сүттеләр дә, берара клубсыз тордык. Шул чорда клуб мөдире Миләүшә Сәләхиева идеясе белән урам концертлары оештырдык. Һәр урам тырышып әзерләнде, күңелле чара булды. Төшергән фото, видеолар әрәм ятмасын дип, “Бакырчы сәхифәләре”н ачып, сала хәбәрләрен урнаштырып торырга уйлаштык. Хәзер күркәм мәдәният йортыбыз бар. Авылыбыз бик матур, бездә халык бердәм, ярдәмчел, — ди Рузилә ханым.

Бакырчы уртасындагы чишмәгә, янәшәсендәге күлгә һәркем сокланырлык.

— Авылыбызның хатын-кызлары, балалар яз көне кизләүгә барып, өмә оештырабыз, чәчәкләр утыртабыз. Һәркем күпме булдыра ала, шулкадәр үсенте алып килә. Бөтен эшне бергәләп башкарабыз. Күлебездә җәй буе кыр үрдәкләре яши. Балыклар да бар, — ди Рузилә ханым.

Авыл матур булсын дип тырышучыларның берсе — Әнәс Закиров. Ул гомере буе шофер булып эшләгән. Тормыш иптәше Рәшидә апа — балаларга башлангыч белем биргән хөрмәтле мөгаллимә. Авылдашлары аларны бик хөрмәт итә. Әнәс абый кизләү янәшәсенә кое, паровоз, тегермән ясаган. Кулланылмый башлаган умарта ояларын да матур төсләргә буяп, чишмә янындагы тау битенә урнаштырган. Әнәс абый тагын бер эше белән сокландырды. Кизләү янәшәсендәге калкулыкка очкыч ясаган.

— Очкыч ясау уе күптән күңелдә йөри иде. “Кукурузник” эшләдем. Аны барыбыз да белә, безнең чор очкычы бит, сугышларда да катнашкан. Фанерадан эшләдем, калай белән тышладым. Тәгәрмәчләрен күптән улым алып кайтты. Совет чорында тимер-томыр аунап ятты, хәзер генә юк ул. Аннан элегрәк трактор да җыйган идем, анысын саттым. Паровозга ат арбасы тәгәрмәчләре куйдым, ат белән йөрелмәгәч, тәгәрмәчләр кирәкми, күршеләр, авылдашлар бирде, — дип сөйли Әнәс абый…

Замирә СӘМИГУЛЛИНА.

Чыганак һәм фото: Ирек мәйданы

Бәйле