Гүзәл Уразова елап 44 самолет арасында чит балалар имезүен искә ала [видео]

-- Лэйсирэ

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов ТНВ телеканалында чыгучы “Адәм белән Һава” тапшыруында катнашты, дип язган идек. Әлеге проект татар телевидениесында иң яратып каралучы тапшыруларның берсе. Күптән түгел аның алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтова татар эстрадасының иң матур пары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә кунакта булып китте, дип хәбәр итә Уразова.ру сайты.

Артистлар Яңа 2019 елга зур өметләр баглап, яңа зур планнар кора. Еракта калган истәлекләре белән дә уртаклаша. Шундый бер вакыйганы сөйләгәндә, Гүзәлнең күзләре яшьләр белән тулды хәтта.

Кызы Элларига бер ай булган чакта Гүзәл Мәскәүгә концерт куярга чыгып китә. Ул утырган очкыч һәм тагын 44 самолет, начар һава торышы аркасында Түбән Новгород аэропортына төшә. Күкрәкләре тулышкан җырчы чарасызлыктан, аэропортта чит кеше балаларын имезә хәтта. Гүзәл үзе бу хакта бик хисләнеп сөйли, күңеле тула. Бу, мөгаен, тапшыруның иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр.

“Адәм белән Һава”ның әлеге чыгарылышын күрәмәгән булсагыз, карагыз:

Фото: скриншот

Бәйле