Бухгалтер, укытучы һәм тәрбияче. Россия хезмәт министрлыгы ихтыяҗ зуррак булган һөнәрләрне атаган. Исемлекне һөнәр һәм квалификация өлкәсен күзәтү аналитика системасы мәгълүматларына нигезләнеп төзегәннәр. Былтыр эш тәкъдим итүчеләр барыннан да бигрәк, бухгалтерлар эзләп баш ваткан. Ел дәвамында 130 меңнән артык вакансиягә белгеч таләп ителгән.
Чагыштыру өчен, 2017 елда 100 мең чамасы бухгалтер эзләгәннәр. Икенче урында – һөнәри һәм урта белем бирүче мөгаллимнәр. Алар өчен былтыр 100 мең 800 эш урыны буш торган. Беренче өчлеккә тәрбиячеләр дә эләккән. Былтыр балалар бакчаларында 96 мең чамасы тәрбияче җитмәгән.
“Бухгалтерларга ихтыяҗ зур булу сөендерә, – дигән Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе профессоры Александр Щербаков. – Хисапчылар кирәк икән, димәк, илдә оешма-предприятиеләр саны арта. Кайберәүләр “күләгә”дән чыга, дип фикер йөртергә дә җирлек бар. Ә менә укытучылар һәм тәрбиячеләргә килгәндә, ни кызганыч, алар аз хезмәт хакы түләнүче, тиешенчә бәяләнмәүче һөнәрләр булып санала. Шуңа күрә әлеге өлкәләрдә эшләргә теләүчеләр күп түгел, хезмәт базарында килеп чыккан кытлык та шуңа бәйле”.
Моңа кадәр белгечләр, роботлаштыру аркасында, якын арада юкка чыгарга мөмкин булган һөнәрләрне атаган иде. Алар арасына поликлиникаларда, хастаханәләрдә регистратура хезмәткәрләре, электр җиһазларын җыючылар, авыл хуҗалыгы инспекторлары, машина йөртүчеләр, сатучылар, иминиятләштерүчеләр, риэлторлар һәм офис хезмәткәрләре эләккән. Шул ук вакытта, гидролог, җитәкче, укытучы, полициядә тикшерүче, социаль хезмәткәр кебек һөнәр ияләре беркайчан да юкка чыкмаячак, дигәннәр. Аларны бернинди машина да алмаштыра алмаячак.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 9, 19.01.2019/) Фото: https://pixabay.com/