Казан таксистлары көне буе заказлар кабул итмәү белән яный

-- Гузель

3 февральдә Казан таксистлары түбән тарифлар аркасында бер көнгә эшләрен ташларга җыена. Алар плакатлар белән мәйданга чыкмаячак, ә заказлар кабул итүдән туктаячак.

«Такси бәяләре җиде ел элек нинди иде, бүгенге көнгә кадәр үзгәрмәде дә диярлек. Ә бензин кыйммәтләнде, операторлар комиссиясе артты», – дип сөйләгән «Вечерняя Казань» газетасына таксист Айнур Хәлимов.

Аның сүзләренә караганда, 8-10 сәгать эчендә ул 1 500 сум акча эшли, шуларның 500 сумы бензин өчен тотыла. Көнгә 1000 сум, ягъни ялларсыз эшләсәң, аена 30 000 сум кала.

«Шулай ук 75 һәм 80 сумлык юл бәясе булмасын өчен махсус җайланмага минималь бәяне билгеләргә кирәк», — ди Хәлимов.

 

Вечерняя Казань
Фото: Слобода

Бәйле