«Татар телендә сөйләшмәгез» дигәннәр

-- Лэйсирэ

Кызым 5нче сыйныфка күчте: быелдан яңа предметлар, яңа укытучылар керә. Август ахырында ата-аналар мәктәпкә җыелып, сыйныф җитәкчесе белән таныштык. Шунда бер укучының анасы татар теле турында ризасызлыгын белдерде: «Өй эшләре белән күп вакыт уза, авыр, аңлашылмый», – ди. «Өйдә татарча аралашырга кирәк», – дидем. Ул миңа карап: «Әнә тагын бер милләтче», – диде.

Мин аңа: «Гафу итегез, мин сезне рәнҗетергә теләмәдем, һәр кеше үз телен белергә тиеш», – дидем. Ул: «Татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш түгел, теләк буенча гына», – дип, мине аптырашта калдырды. Бәлки, Путинның: «Туган теле булмаса, башка телләр мәҗбүри укытылырга тиеш түгел», – дигән сүзләрен ишетеп әйткәндер ул.

Тел проблемасы бүген генә килеп туган хәл түгел бит, Советлар Союзы вакытында да туган тел укытылмаган. Мәсәлән, Башкортстанда татар теле күпчелек авылларда укытылса да, шәһәрләрдә булмады. Безнең туганнарыбызның улы балалар бакчасына барганда рус телен белмәгән, тәрбиячеләре әти-әниләрен ачуланган: «Татар телендә сөйләшмәгез», – дигәннәр. Хәзер ул туганыбыз, татарча аңласа да, русча гына сөйләшә, ә балалары бөтенләй татарча аңламый. Безнең авылда татар теле укытылды, ә күрше районның кайбер авылларында укытылмады. Андагы танышларым татарча сөйләшсәләр дә, язу буенча грамоталары юк иде. Алар Тукайларны, Җәлилләрне, классикларыбызны белми үстеләр. Шәһәрдә яшәүче апа-абыйларның балаларына татар теле кермәде. Апам да, абый да Тукаебыз турында балаларына үзләре сөйли иде. Соңыннан үзгәреш җилләре белән татар теле, туган телләр укытыла башлады. Ләкин милли аңы булмаган рус телле татарлар да, катнаш никахтан туганнар да бик күп.

Тел мәсьәләсе буенча безне тагын мәктәпкә ата-аналар җыелышына чакырдылар. Ата-аналар, бик каты басым белән, директордан татар телен бетерү исәбенә биш көнлек укыту планына күчүне таләп итте, шуларның күбесе рус телле татарлар иде.

Татар теле һәм әдәбияты атнасына 4 сәгать укытыла иде, хәзер 2 сәгатькә калды. Калган икесен рус теленә өстәп укытачаклар. Рус теле, әдәбияты 6 сәгать иде, хәзер 8 булды. Шул 2 сәгатьлек татар теле туган тел итеп укытыла, анысы да теләк буенча гына: яки татар телен, яки рус телен сайлыйсың.

Сыйныф җитәкчесе: «Татар теле бик җиңел формада укытылачак, өй эшләре булмаячак, күп телләр белү яхшы, ныклап уйлагыз», – диде. Гаризалар өләште, туган тел дәресләре итеп рус телен, татар телен сайларга мөмкин иде. Гаризаларны җыеп алганда, кайбер ата-аналардан: «Димәк, сез рус телен сайлыйсыз, ныклап уйладыгызмы?» – диде. Араларында август ахырында сөйләшкән әни кеше дә бар иде, аның да фамилиясе татар булып чыкты.

Без, татар теленә руслар каршы, дибез. Ләкин алдынгы карашлы руслар татар теле укытылырга тиеш, диләр. Мисаллар бик күп. Каршылар арасында рус телле татарлар күпчелекне тәшкил итә. Өйгә кайткач, ничек була соң инде, татар телендә язучы журналистлар, шагыйрьләр, язучыларга ихтыяҗ кимиячәкмени, дип, уйга калдым. Аптырап, кызымның татар әдәбияты китабын актара башладым, нинди классикларыбыз төшеп калыр инде, дип борчылдым. Туфан абый Миңнуллин да бар анда. Их, ул исән булса, дип уйлап куйдым. Туфан абый милләт язмышына беркайчан да битараф булмады. Кызымның китабында Фәнис абый Яруллинның «Анам теле» дигән шигыре бар иде. Туган тел турында күп язылды, хәзер дә туган тел язмышына багышлап күп языла. Шулай да Фәнис абыйның шигыреннән юллар бик урынлы булыр дип уйлыйм: «Анам теле –телләр теле, Милләтемнең бердәнбере. Син булганга без дә исән, Син булганга без дә тере».

Әйе, бик хаклы язган Фәнис абый, телебез бетсә – милләтебез бетә, илебез бетә.

Чулпан МӨБӘРАКШИНА,

Казан шәһәре

Безнең гәҗит

Фото: Реальное время

Бәйле