Актриса Зөлфирә Зарипова: «Баламның үлемендә гаебем зур» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Акчарлак журналы хәбәрчесе Габдерәхим Галиәскәр Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Зөлфирә Сафа кызы Зарипова белән әңгәмә корган.

– Зөлфирә, театрдагы беренче ролең нинди спектакльдә иде?

– “Әгәр ташлап китсәң”. Театрга өч елга сынау шарты белән алынган идем. Ролемне кабул иттеләр. Марсель Хәкимович рәнҗетмәде, рольләр бирде. Дамир Сираҗиев та читкә какмады. Празат Исәнбәт тә. Хәзер дә Фәрит Бикчәнтәев роль биреп тора. Режиссерлардан зарланмыйм, рәхмәт кенә әйтәм.

– Рольсез тилмермәдеңме?

– Юк, әмма яшьлек белән “бу рольне уйнар идем”, дип йөргән чакларым булды. Яшь чакта уйныйсы килә, энергия бар. Роль тәтемәгәндә, күңел төшеп, үпкәләп йөргән чаклар да булды.

– Нинди роль?

– Дамир Сираҗиев “Клеопатра”ны куярга җыена, ә Клеопатраны мин уйнарга тиеш идем. Дамир кинәт театрдан китте дә аны уйный алмадым.

– Дамир Сираҗиев белән театр училищесында бергә укыгансыз һәм сугышкансыз дигән сүзләр йөри.

– Икенче курста укыганда булды бу хәл. Дәрес башланырга тиеш, Марсель Сәлимҗанов килеп җитмәде, көтеп утырабыз. Дамир тик тора белми иде, тартып ала да һәрбер кызны әйләндереп биетә. “Миңа кагылма, кәефем юк”, – дидем, ә ул барыбер тартып алды да биетә башлады. Әйбәт итеп сүгенеп куйдым, ул миңа сугып җибәрде. Башым тәрәзәгә бәрелде, кан китте. Табиб чакырттылар. Табиб: “Әйдә, аны утыртабыз”, – ди. “Юк, кеше утыртмыйм, үзем гаепле”, – дидем.

– Җыелышларда Марсель Сәлим­җа­новка каршы да әйткәнсең, ничек театрдан куып чыгармады?

– Каршы сөйләсәм дә, миңа үч тотмады. Ул Чыңгыз Айтматовның “Ахырзаман” спектаклен Дамирдан куйдырырга теләмәде. Шуннан соң: “Ничек инде без Академия театры булып, Чыңгыз Айтматовны да куя алмыйбыз? Ул чагында нигә соң Академия исемен йөртәбез?” – дидем. Бу сүзләрдән соң ул мине чакырып сүгәргә тиеш иде, бер сүз дә әйтмәде. “Ахырзаман”ның премьерасыннан соң: “Молодец, әйбәт эшләгәнсең”, – диде.

– Акчасыз тилмергән чакларың булдымы?

– Акчасызлыкка риза булып килгән кешеләр бит без. Хезмәт хакы – 60 тәңкә. Гел бурычка алып тора, аннары түли идек. Шабашкаларда җырлап йөрдем. Акча юк вакытта да такси тотып театрга бара идек, яшьлек булган.

Колхоз базарында да саткансың икән…

– Мин театрдан китмәдем. 1990 елларда инфляция булды, акчасыз калдык. Театрда өч-дүрт ай акча түләмәделәр. Базарда өчпочмак саттым. Илтә идем дә иптәш кызларым сатып бирә. Аның акчасы көннеке көнгә җитеп барган. Тәмле пешерәм, шуңа тиз алып бетерәләр иде.

– Бу сатулар күпме дәвам итте?

– Өч ай. Мине тоттылар. Ике өчпочмак калган иде, милиция тотты. Аларга биреп калдырдым. Лицензия сорадылар. “Лицензиям юк, үзем лицензия, мине монда бөтен кеше белә, мин – артист Зөлфирә Зарипова”, – дидем. Татарлар иде, яшьләр, танымадылар.

– Сине үги әни үстергән, “чыбык ашап” үстеңме?

– Юк. Иркәләгән әле, күбрәк кыйнарга кирәк булган. Минем өчен әни бик әйбәт иде. Авыр сүз дә әйтмәде, сукканын да хәтерләмим. Үзсүзле булып үстем. Үги әнием үзе дә үги бала булган. Җиде бала тапкан, барысы да үлеп барган. Үги әни беренче иреннән аерылып, әтигә алты бала өстенә килгән. Дүрт кыз, ике малай. Бер апабыз 20 яшьтә, әнидән соң ук үлгән. Үз әнием йөрәк белән үлгән, миңа ул вакытта кырык көн генә булган. Үги әни төне буе йокламыйча мине караган, бик елаганмын, кызамык белән чирләгәнмен. Үлә дип уйлаганнар.

– Әтиең?

– Әни үлгәннән соң биш ел яшәде. Миңа алты яшь вакытта үлеп китте. Апаларым, туганнарым әйбәт булдылар, ятимлекне тоймадым. Өченче класстан соң үги әни белән генә калдык. Олы апам яңа күлмәкләр тегеп алып кайта, Сахалиндагы апам гел посылка сала иде. Олы абыем ай саен 30 сум акча җибәрде.

– Тормышка чыгуың ничек булды?

– Мәҗлестә Сәет Рәинбәков исемле опера җырчысы белән таныштым. Ул – беренче ирем. Язылышып яшәмәдек. Җиде ел бергә тордык. Улым 1 классны тәмамлагач, аннан киттем. Өч ел тулай торакта тордым. Татарстан урамында фатир алгач, ул тагын кайтты. Яңадан яшәп карадык, булмады. Ул әйбәт кеше, начар дип әйтә алмыйм. Әти-әниләре мине бик ярата, каенанам да, каенатам да мине сагынып яшәделәр.

– Ник аерылдыгыз?

– Гаиләгә җитдирәк карарга кирәк булган. Гаеп миндә дә бардыр, гаиләдә әни белән генә идем, ир кеше күреп үсмәдем. Әти-әни белән үссәң, ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтен аңыңа салып куясың. Иремә таләпчән булганмындыр. Ирләрнең 80 проценты хатынына хыянәт итә. Ул вакытта андый нәрсәләрне бөтенләй аңламаганмын, миңа бик авыр тоелды.

– Хыянәтен әйтәләр идеме?

– Өйдә тоттым.

– Чит хатынны ник өйгә алып кайта иде?

– Мин дә шул сорауга җавап таба алмадым. Шуңа күрә бүтән аны күрмәс өчен киттем.

Кая?

– Тулай торакка. Без Сәет алган ике бүлмәле фатирда яши идек. Бала хакына гына яшәдем. Дәшмичә торсаң, яшәп булыр иде. Алай яши алмадым, мин дә фәрештә түгел. Сәетне дә гаепләмим, язмыш.

– Кияүгә яратып чыктыңмы?

– Сәет артымнан эзәрлекләп йөри башлады, ул бит өйләнгән кеше, баласы бар. Ул мине театр каршында өчәр сәгать көтеп торды. Кая барсам да, артымнан калмады. Сәетне жәлләдем, мине генә яратадыр кебек тоелды. Ә ул миннән яхшы хуҗабикә генә ясамакчы булган. Рус хатынына да өйләнде, ул да аннан киткән. Ул хатын соңыннан минем янга килде, дуслаштык: “Аның белән яши алмыйсың, күзләрең ягымлы, аңа усал хатын кирәк”, – диде. Сәеттән алимент та алмадым, мин бик горур кеше.

– Аерылышкач, бер-берегезгә хөрмәт калдымы?

– Хөрмәт итәм дип әйтә алмыйм. Аралашабыз. Мөнәсәбәтләр начар түгел. Бер-беребезне кичердек.

– Гаиләне саклап калу өчен нәрсә булса да эшләдеңме?

– Сакларга теләдем. Сигез ел түздем. Пыр тузулар була иде, ул нәрсә дөрес түгел икән. Хәйләне эшкә җигеп, җайлап кына холкын үзгәртергә кирәк булгандыр. Бөкрене кабер генә төзәтә, Сәетне барыбер төзәтеп булмас иде. Миңа ирләр белән идарә итү сәләте бирелмәгән.

– 32 яшьтә кемгә гашыйк булдың?

– Икенче улымның әтисенә. Тагын кызганып. Мин кызгану аша гашыйк булам. Ул чибәр иде. Үзе игътибар итте. Сергей театрда сәхнә эшчесе булып эшли иде. Ике ел яшәдек. Бик әйбәт кеше, миннән сигез яшькә яшьрәк. “Кит, мин синнән олы, син – рус, мин татар. Яши алырбыз микән?” – дидем. Сергейны хөрмәт итә идем, бәхетле булуын теләдем. Минем белән бәхетле була алмас кебек иде. “Өйлән!” – дидем.

– Хәзер кайда?

– Казанда. Аралашабыз. Улына ярдәм итә.

– Син уңган-булган, чибәр, үзең тормышта түгел. Син дә ялгыз булгач, бүтән хатыннарга ни сан?

– Ирләр аз бит хәзер. Аракы, наркотик харап итә. Әйбәтләрне эзләп табуы кыен.

Ничә ел ирсез яшисең?

– Энгель туганнан бирле. Кече улыма 26 яшь.

– Олы улың 30 яшьтә нидән үлде?

– Берничә мәртәбә үлә башлаган иде, терелттек. Хастаханәгә салган идем. 19ына кадәр анда булырга, 20се кайтырга тиеш идем. Ә ул үзе кайтты: “Нигә кайттың инде?” – дидем. “Юынырга. Әтидән спорт костюмы алырга кирәк, аның янына барам”, – диде. Әтисенә барып, костюм алып кайтты да ваннага юынырга кереп китте. Эчтән бикләнде. 1977 ел иде бу. Кухняда чәй эчеп утырам, нәрсәдер шытырдады, артык игътибар итмәдем. Озак чыкмагач, кухнядагы тәрәзәдән ваннага карасам, идәндә егылып ята. Озак кына ишекне ача алмадык.

– Кем булып эшләде?

– Диас машина йөртүче иде. Өйлән­мәде. Йөргән кызы бар иде, машина да алды.

– Артистларның бала тәрбияләргә вакыты да юктыр. Бөтен күңелеңне бирмәсәң, театрда эшләп тә булмыйдыр?

– Артистлыктан гына түгел. Без нин­ди тәрбия алдык? Авылда урамда үстек. Үземне тәрбияләргә кирәк булгандыр, бала табарга түгел. Сәет тә, мин дә театрдан кайтып кермәдек. Баламның үлемендә гаебем зур. Аны ничек тәрбияләргә кирәген әле дә аңламыйм. Урамга чыгармыйча үзем белән йөртсәм… егетне алай тәрбияләп булмый. Кеше ялгыша, кыек юлга басты һәм шуннан китте.

– Аннан чыгып булмыймы?

– Көчең булса… Бик сирәкләр генә чыга ала.

– Наркотик кулланганын кайчан белдегез?

– Озак белмәдем. Алдан ук белсәм, бу көнгә җиткермәс идем. Уйламадым да. Соңрак өйдән әйберләр сата башлады. Үгетләп тә, сүгеп тә карадым. Ул бит авыру, аны берничек җиңеп булмый. 20-30 меңгә Ленинградка алып барып, баш миенең нәрсәсендер кистерсәң, дәваларга була, диделәр. Акчам юк. Ул вакытта 2 мең дә зур акча иде. Хезмәт хакы аз. Казанда хастаханәгә салып дәваладым, туктап та торды ул. Яңадан кемдер тәкъдим иткән. Ике ел туктап торган арада шундый рәхәт булган иде. Аның белән бик арыдым. Исән калса да, чирле булыр иде.

– Ничә ел җәфаландыгыз?

– Ун еллап.

– Ничек сабыр иттегез?

– Ә кая барасың?! Аның артыннан төрмәгә дә йөрдем. Ике ел утырды. Куртка урлады. Шундый улың булу бик уңайсыз бит әле, яшерергә дә тырыштым.

Кабере кайда?

– Авылда. Бәрәскәдәге зиратта. Нигезне саттык. Зиратны карау-чистарту өчен генә кайтып киләбез.

Соңгы абзац:

Зөлфирә сөйли дә сөйли. Сөйләсен әйдә, бушансын. Күңеленә җиңел булып китәр. Ә мин тыңлыйм да тыңлыйм, эшем шул. Ара-тирә сораулар гына биреп куям. Берәү: “Кичә шәп дус таптым, бик тәмләп сөйләшеп утырдык”, – дигәч: “Син ничек итеп аның шәп дустына әйләндең соң?” – дип сораганнар. Ул: “Мин аны фәкать тыңлап кына утырдым”, – дип җавап биргән.

Фото: Камал театры сайтыннан

Бәйле