«Кызыбыз авырый: ятып кына тора, утырмый да, йөрүе дә безнең хыялларда гына…», дип сөйләгән Вәсилә Фәттәхованың ире Илгиз Гәптрәкыйпов «Шәһри Казан» газетасына.

Эстрадабызның яшь һәм моңлы җырчысы Вәсилә Фаттахова вафат булуына бүген өч ел булды. Кызы Камиләне тапканнан соң, хәле начараеп, көтмәгәндә арабыздан китеп барды ул. Ире Илгиз ике бала белән торып калды…

— Илгиз, хәлләрегез ничек?

— Бар да шулай ук, үзгәрешсез. Кәрим мәктәптә укып йөри, 8 февраль көнне аңа 8 яшь тула. Уку ошый, аеруча математиканы ярата. Камилә кызыбыз Казанда, Мәскәүдә дәвалану курсын үтте. Быел Кытайга барырга да планлаштырабыз.

Вакытыннан алда аз авырлык белән туып, әле дә хәл җыеп китә алмый,  балакай. Ятып кына тора: утырмый да, йөрүе дә безнең хыялларда гына. Бераз сөйләшә, күзләрен, авызын күрсәтә…

— Кәрим әнисен еш хәтеренә төшерәме?

— Аңа кыен һәм ямансу, әни иркәсе, ни кочагы җитми… Мин моны күрәм һәм яхшы аңлыйм. Әмма ул аны көтми, бүтән улйтмаячагын белә. Беркөнне караңгыда урамга чыктык та, улым: “Әти, әни – ул йолдыз һәм ул безгә карап тора”, — ди.

Хәзер ул миңа гына ышана һәм миннән генә өмет итә.

Улым әлегә сабый гына булса да, олыларча сөйләшә белә. Дәү әниенә: «Əни озак яши алмады. Дәү әти белән сезгә озын гомер телим», — дигән. Сүз дә юк, ул һәрчак борчыла, без күрмәгәндә планшетыннан әнисе белән төшкән фото һәм видеоларны карый.

Вәсилә Фәттахова

 

— Кәрим белән Камиләнең мөнәсәбәтләре ничек?

— Сеңлесе өчен җан атып тора. Иртән, уяну белән, аның янына кереп уйный. Нык якын итә. Камиләсе дә, абыйсын күрү белән шундук елмая, көлә башлый.

Балалар исән-сау гына булсыннар. Аллаһыдан бары тик шуны сорыйм.

Шәһри Казан

Бәйле