Русиялеләрнең пенсия баллары «югала»

-- Гузель

Кайбер русиялеләр Пенсия фондыннан 2017-2018 еллардагы мәгълүматлар югалу белән очрашты. Бу вәзгыять илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләргә кагылды. Гражданнар алган шәхси счет өземтәләрендә хезмәт стажы, шулай ук эш бирүченең түләүләре һәм пенсия баллары турында мәгълүмат булмау ачыкланды, дип хәбәр итә Kazan First.

Русия Пенсия фонды аңлатканча, килеп туган вәзгыятьнең сәбәбе — яңа программа комплексын тестлаштыру. Шәхси счеттан өземтәдә әлеге мәгълүмат булмау аларның юкка чыгуын аңлатмый.

«Эш бирүчеләр тарафыннан тиешенчә тапшырылган барлык пенсия хокуклары тулысынча исәпкә алынган һәм шәхси счетларда теркәлгән»,  дип белдергәннәр бу хәлгә Русия Пенсия фонды матбугат хезмәтендә.

Яңа программа комплексын тестлаштыру гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Белгечләр сүзләренә караганда, мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәгән өземтәләр саны аз булган — 1 проценттан кимрәк.

 

Kazan First.

Бәйле