«Балалы солянка»да Рамил Шәрәповның әйткән сүзләренә Ләйсән Гыймаева ризасызлык белдерә

-- Гузель

//Татар тудей//

26 гыйнварда «УНИКС» концертлар залында узган «Балалы солянка» концертыннан соң Ләйсән Гыймаева Рамил Шәрәповның кызларын сәхнәгә ничек итеп чакырып чыгаруы ошамаганлыгын язды.

«Концертта алып баручы Рамил Шәрәповның кызларны Бәйрәмовалар дип сәхнәгә чыгаруы бик дөрес булмады дип уйлыйм. Балаларга бу фамилиянең бөтенләй катнашы юк. Бу псевдонимны Булат Татар радиосында эшли башлаган вакытларда истә калдырырга уңайлы булсын өчен сайлаган булган. Шуңа күрә ул сәхнәдә һәм медиа өлкәдә Булат Бәйрәмов дип билгеле. Ә чынлыкта, пасторт буенча Булат та, балалар да — Җиһангәрәевләр. Гаиләбездә дә бары тик шушы фамилия. Шуңа курә, икенче юлы мондый аңлашылмаучанлыклар булмас диеп уйлап калабыз. Белсеннәр өчен яздым! Иремне, аның Әнисе хакын яклап язасым килде. Монда бернинди дә гаеп эш курмим», дип уртаклашкан Ләйсән Гыймаева.

Шулай ук бу концертта катнашучылар гаиләләре белән төшкән фотоларын интернет битләренә урнаштырды. 

 

 

 

Барлык фотолар да җырчыларның шәхси Инстаграм битләреннән алынды

Бәйле