«Мисс Татарстан-2019» конкурсы җиңүчесе билгеле

-- Гузель

26 гыйнварда Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Мисс Татарстан-2019» ХХІ Республика матурлык конкурсының финалы узды. Анда 30 кыз катнашты, дип яза Kazan First.

«Мисс Татарстан» титулын Казан кызы Ралина Арабова алган. Аңа 19 яшь, ул Казан дәүләт энергия университетының реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр факультетында укый. Аның планнарында — «Мисс Россия» конкурсында катнашу һәм илнең  50 гүзәле исемлегенә керү.

Ә «Мисс Казан» таҗына Казан дәүләт медицина университеты студенты Дарья Лебедева лаек булган.

 

Kazan First

 

Бәйле