«Имамны энәсеннән җебенә кадәр тикшерми калмыйлар» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Шекспир: “Тормыш – театр. Без һәркайсыбыз да артистлар”, – дигән. Дөрестән дә, өйдә, урамда, эштә, ялда һ.б. урыннарда барыбызга да төрле рольләр уйнарга туры килә, фәлән кат битлек артына яшеренергә мәҗбүрбез. Имамнар да уйныймы? Дин моңа ничек карый? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштек.

– Рамил хәзрәт, имам кеше халык алдында чыгыш ясаганда образга керми калмый, ягъни монда артистлык осталыгы кирәк. Сәйдә абыстай Аппакова да вәгазьләрендә “артист булырга кирәк” дип гел кабатлый. Сез­гә дә еш уйнарга ту­ры киләме?

– Татар халкында “артист” сүзе, га­дәттә, кеше көл­де­рү­че, шаян сүз остасы, спектакльдә уйнаучы яки җырчы дигәнне аңлата. Моның белән генә чикләнергә ярамый, артист һөнәре – сәнгать. Дин тормышта зур урын, юнәлеш алганга күрә, ул да сәнгатьтән ерак түгел. Әйтик, мәчетләрнең архитектурасын карыйк. Аларны төзегәндә останың үзенең күзаллавы, тырышлыгы белән сәнгать үрнәге туа. Казандагы элеккеге мәчетләр хәтта “золотое сечение” рәвешендә сафка бастырылган. Аллаһы Тәгалә галәмне дә шушы тәртиптә яраткан. Азан әйтү – шулай ук сәнгать. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үз заманында иң матур, иң көчле тавышлы Биләлне мөәзин итеп куя. Андый вазыйфадагы кеше йомшак тавышы белән халыкка азанны җиткерергә, ул колакка гына түгел, күңелгә үк үтеп керергә тиеш.

– Бөтен кеше азан әйтә аламы?

– Азан әйтү өчен моң булган саен яхшырак. Төркия, Иран, Мисыр кебек дәүләтләрдә моңа нык игътибар бирелә, аларда мөәзиннәр әзерли торган махсус мәдрәсәләр эшли. Чөнки азан әйтүнең төрле рәвешләре бар. Коръән укуның да үз үзенчәлекләре. Көйләп уку өчен тавыш, ягъни “слух” булу зарур. Татарда Коръәнне матур итеп укучыга “карый”, диләр.
Имам – халык каршында чыгыш ясау­чы. Аны энәсеннән җебенә кадәр тикшерми калмыйлар, шуңа күрә сөйләм теле дә, нотыгы да камил булырга тиеш. Расүлебез: “Һәр сүзнең үз урыны, һәр урынның үз кешесе бар”, – ди. Имам да кем каршында, нинди уңайдан чыгыш ясаганын, халыкның нәрсә көткәнен чамаларга бурычлы. Бу – сәнгать. Имамда юмор хисе булу да хуплана. Расүлебез дә бит мәзәкләп сөйләшергә яраткан. Юмор динне матур һәм җиңел итеп җиткерергә булыша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Дин ул – җиңеллек, аны авырайтмагыз”, – ди.

Чыганак һәм фото: Акчарлак

Бәйле