Салават Фәтхетдинов Instagramда бәхәс тудыра

-- Гузель

Салават Фәтхетдинов инстаграмына кызыклы видео урнаштырып: «Бер буш көнем бар иде, авылга кайтып инәйнең рәхмәтен алып килдем әле» дип язып куйган.

Бер карасаң, бернинди дә гаҗәпләнерлек урын юк кебек, әмма Салават Фәтхетдинов әнисе янына авылга вертолет белән кайткан һәм бу бик күп каршылыклы фикерләр уяткан.

Видеоны караган 72 меңнән артык кеше узыша-узыша комментарийлар калдыра. Берәүләр Салаватны хуплап, үрнәк итеп куеп «Иң бәхетле әсәй… Шундый улың булу — зур бәхет», «Салаватның вертолет белән әнисе янына кайтуы бик күпләргә үрнәк, Салаваттан үрнәк алырлык нәрсәләр күп, исән-сау булыгыз…», дигән уңай комментарийлар калдырса, икенчеләре артистның бу адымын мактану дип кабул итә, «Ана янына кайтудан геройлык ясамагыз инде, бу бит гадәти әйбер. Дөрес, исән чакта һәрберебез кайтабыз, ләкин вертолетта түгел. Мин моны мактану дип кабул итәм», диеп язалар аңа.

Бәйле