Айсылу Гәбдинова Илфак Шиһаповның «тәртипсезләнгән» фотосын күрсәтә

-- Гузель
//Татар тудей//
29 гыйнварда Айсылу Гәбдинова Илфак Шиһаповның өстәлгә басып, тәмәке тартып торган фотосын Instagram битенә керткән. Әлеге фотоның кайда һәм кайчан төшерелүен язып, Илфак Шиһаповны искә алып, хәтирәләре белән уртаклашкан.
«Кичә иске телефонымны актарып утырганда менә шушындый фото таптым! Илфак абый «тәртипсезләнә»…
Пирамидада чара бара иде, анда урамга чыга торган җир сәхнә аша гына, ә Илфак абый тәмәкесез сәпсим тора алмыйм, шуңа курә вытяжкага таба тарта.
Гомумән, Илфак абый бик ирекле, киң куңелле иде, «ярамый», «юк» дигән сүз аның өчен түгел иде… Аның кагыйдәләре, ярамыйлары үзгә иде: «Алдау, хыянәтне гафу итмим, гадел булырга кирәк», дип еш кабатлый иде hәм узе шул кануннардан баш тартмый яшәде.

Ә куңеле 15 яшьлек баланыкы кебек — шулай өстәлгә менеп тарткан 50 яшьлек ирләрне еш курәсезме?! Бу аның соңгы туган көне, 5 апрель…Эх…», дип язган Айсылу Гәбдинова.
«Дөнья бәясе кеше иде … Урыны оҗмахта булсын!», «Яхшы кеше иде, андыйлар аз», дигән фикерләр калдырганнар әле фото астында.
«Ул Сезгә кем иде? Аллаһка тиңлисез… «, дип кызыксынганнар Айсылудан. Айсылу үз чиратында, «Барыннан да элек укытучы, аннары продюсер», диеп җавап кайтарган.

 

Бәйле