«Сукбайлар анда йоклый башламасмы?» — Казанда җылытылган тукталыш булдырыла

-- Гузель

Казанның Мәскәү районы Васильченко урамында беренче эксперименталь тукталыш павильоны барлыкка килде. Әлеге проектны «LEDEL», «АРТ СТРОЙ СЕРВИС», «Метак», «Таттелеком» оешмалары гамәлгә ашырган.

Бүген мәйданчыкны Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иткәннәр. Павильон җылылык, кондиционер һәм видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. Автобус көткән арада монда кыш көннәрендә җылынып, җәй вакытында эсседән кайчып булачак. Шулай ук телефонны зарядкага куеп торып, WI-FI белән дә файдаланып, кофе эчеп алырга мөмкин булачак.

Урам һәм эчке яклап тукталыш ашыгыч хезмәтләрне чакыру төймәсе белән җиһазландырылган. Әлеге тукталыш 5.00 сәгатьтә автомат рәвештә ачылачак һәм көн саен 23.30 сәгатьтә ябылачак.

Казанда әлегә мондый павильоннар башка юк. Бу тәҗрибәнең таралуы шәһәрдә яшәүчеләрдән торачак: аларның сак карашыннан һәм тукталышларны дөрес файдаланудан. Шулай ук финанслау мөмкинлекләр дә исәпкә алыначак. Мондый тукталыш гадәти тукталыштан 11 тапкыр кыйммәтрәк!

Бәйле