Әнвәр Нургалиев гаиләсендә авыр хәл, җырчы Казанга концертка килә алмый [видео]

-- Гузель

Яңа гына Уфада юбилеен матур итеп үткәргән популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның хатынының әтисе авыр хәлдә, яман авыру белән көрәшә икән. Яшәү белән үлем арасында ди. Бу хакта 30 гыйнвар Уникста, дизайнер Ләйсән Хаҗиева тамашасында Данир Сабиров хәбәр итте. Аңа Әнвәр әфәнде үзе шалтыратып, килә алмыйм, шундый хәл, син барчы, тамашачыларга да әйтеп минем өчен гафу үтенче, дип сорый.

Бәйле